Алабуга нуры

Кемнең балы тәмлерәк: Спас ярминкәсендә халык бал сайлады

Узган атна ахырында Спас ярминкәсе территориясендә «Бал шәһәрчеге» эшләде, анда балның төрле сортлары һәм умартачылык продуктлары тәкъдим ителде.

Умартачылар Алабугага Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан килгән иде. Ярминкә кунаклары балның күп төрләрен татып карый, умартачылар белән турыдан-туры аралаша, җитештерү нечкәлекләренә төшенә, ә иң мөһиме — кышлык бал алып куя алды.


Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан килгән Равил Төхбәтуллин якынча 160 баш умарта тота. Ярминкәдә дә берничә тапкыр катнашуы, шул вакыт эчендә аның балын татып караучылар да булмый калмагандыр, мөгаен.
— Әтием умартачы иде, аннан калган һөнәр бу. Бала вакытта аның янында кайнашып үстем. Әтинең эшен хәзер мин дәвам итәм. Миндә күбрәк урман балы, карабодай балы бар. Быел уңыш бик күп булды дип әйтмәс идем, чөнки кортлар өчен һава торышы бик уңай булмады, корылык булды бит. Шуңа күрә былтырга караганда бал быел азрак. Умартачылык белән шөгыльләнү — күп көч һәм игътибар таләп итә. Шулай булса да бу эш миңа ошый, бар күңелемне биреп шөгыльләнәм, гаиләм белән бергәләп эшләү тагын да зуррак канәгатьлек китерә, — дип сөйләде ул.
Удмуртиядән килгән өченче буын умартачы Илназ Маһиҗанов Спас ярминкәсендә даими катнаша. Аның 150 башка якын умартасы бар.


— Умартачыларның «урак өсте» яздан көзгәчә, ел әйләнәсендә дип әйтсәм дә ялгышмам. Бу шөгыль күп очракта нәселдән килә. Безнең гаилә дә искәрмә түгел — бабам да, әтием дә умартачы. Быел әле балны суыртып бетермәдек, шулай да 6 тоннага якын уңыш алдык. Бу, уртача алганда, безнең төбәк өчен начар түгел, чөнки без балны бер генә тапкыр суыртабыз. Уңыш һава торышына да бәйле, — дип сөйләде Илназ Илгиз улы.


Нәкыйп Шәмсемөхәммәтов 30 елдан артык умарта тота. Бу эш белән аның бабасы, аннары әтисе шөгыльләнә башлый, аннары әлеге һөнәр аңа һәм аның бертуганнарына күчә. Нәкыйп абый шулай бервакыт умарта кортлары ярдәмендә дәвалау ысуллары белән кызыксына башлый. Шулай итеп, өч ел элек кечкенә генә корылма төзеп куя. Ул моның турыда 10 ел хыялланган була. Биредә дәвалау «умарта ояларында йокы» хисабына башкарыла. Ничек төзергә кирәген Интернеттан эзләп тапкан. Йорт үзе — ятаклы кечкенә генә корылма, ул умарта оялары өстендә урнашкан. Ятакның озынлыгы 2 метр чамасы. Биредә ятканда, кеше бал кортларының үзләрен күрми, алар ятак астында була, әмма бер генә бал корты да кешене чакмый. Умарта оясы белән сәке арасында челтәр бар, аның аша бал корты үтеп керә алмый. Алар гадәттәгечә урамга чыгып-кереп йөри, бал җыялар. Ә оялар өстендәге сәкедә кеше бер сәгать чамасы ятып тора, теләсә, йоклый да ала. Менә шундый терапия.
— Мондый бүлмәдә кеше тынычланып йокыга китә, дәвалана. Файдасын саный китсәң, бик күп. Беренчедән, кеше прополис, перга исен иснәп тынычлана. Икенчедән, кортларның микровибрациясе нерв системасына булыша. Өченчедән, кортларның аурасы, — дип сөйләде умартачы.
Нәкыйп Сәгыйть улы Менделеевскидан, тумышы белән Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Ямул авылыннан. Умарталарны ул туган ягында тота, ике авыл арасындагы урынны арендага алган. Спас ярминкәсендә бал белән 7-8 ел сату итә.
— Быел әле балны суыртып бетермәдем, әлегә уңыш 2 тоннага якын. Күпләр юкә балына өстенлек бирә, кайбер кешеләргә май аенда җыеп алынганы ошый. Быел менә тузганакныкы да булды. Май башында яңгыр яуса, тузганак балы алу мөмкинлеге арта, чөнки ул җылылык һәм дым ярата, — дип сөйли ул.
Бал белән сәүдә итүчеләр сүзләренә караганда, ярминкә кунаклары арасында юкә балы иң популяр санала, аның тәме һәм дәвалау үзлекләре һәркемгә билгеле. Татлы продукциягә бәяләр төрле: уртача 1 литр балны 600 сумга, 3 литрлы савытны 1 мең 800дән башлап 2 мең сумга алырга мөмкин иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: