Алабуга нуры

КФУның Алабуга институтында Россия фәне көнендә өч йөздән артык алабугалы катнашты

Үткән атнаның шимбәсендә, 8 февральдә югары уку йортының 20дән артык фәнни мәйданчыгында институт укытучыларыннан ачык лекцияләр, мастер-класслар, гамәли һәм лаборатор эшләр узды.

КФУның Алабуга институты бөтен ил территориясендә узган традицион фәнни чараларга кушылды. Россия фәне көне 1999 елда Борис Ельцин боерыгы буенча гамәлгә куелды. Әлеге датаны Петр I оештырган Россия Фәннәр академиясе нигезләнүенә туры китерделәр. Быел илебездә әлеге бәйрәминде 21 тапкыр билгеләп үтелде.

Институт базасында фәнни-белем бирү мәйданчыклары эше вузның дүрт корпусында бер үк вакытта узды. Бөтендөнья һәм ватан тарихы кафедрасы укытучылары укучыларны тарихи чыганак буларак фронт хатлары белән таныштырды. Лекция барышында тыңлаучылар фронт хатларын өйрәнү турында кызыклы мәгълүмат алды, бөек бәйрәм – Җиңү көне турында тулырак белде, шулай ук фронтовикларның туганнары зарыгып көткән хат-өчпочмакларга кагылып карый алды.

Тел мәйданчыкларында булып, вуз кунаклары төрле телләрнең бер-берсен ничек баетуы, фонетика, язу һәм кытай телендә исәпләү белән таныштылар. Лектор тел, тел төркеме һәм аның фонологик структурасы турында гомуми мәгълүмат бирде, тоннарны ничек дөрес итеп әйтергә икәнлеген билгеләп үтте, “Нәрсә ул “пиньинь?”, “Иероглиф нәрсәдән тора?”, “Бер ай эчендә телне өйрәнергә мөмкинме?” кебек популяр сорауларга җавап бирде. Моннан кала ул кытай телендә җөмләләрне ничек дөрес төзергә һәм җиңел укырга өйрәнергә икәнлеген күрсәтте.

Бу көнне лириклар да, физиклар да үз юлын тапты. Табигый фәннәр яратучылар өчен югары технологияле производство лабораториясе эше оештырылды, “Өй электр челтәрен монтажлау” дигән тикшеренү практикумы үткәрелде. Шулай ук математик объектлар – графлар турында лекция дә нәтиҗәле узды.

– Алабуга институтында үткән фән бәйрәменә килергә булдык. Балаларга бик ошады. Без вузның математика һәм гамәли информатика кафедрасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, шуңа күрә шәһәр халкында ачык дәресләр бары тик уңай эмоцияләр генә уятуына тагын бер кат инандык”, – дип билгеләп үтте 8нче мәктәп укытучысы Сирень Исакова.

Ботаника һәм зоология буенча лаборатория эшләре укучыларда зур кызыксыну уятты. Биология һәм химия кафедрасының өлкән укытучысы Илзирә Гыйбадуллина балалар белән бергә тукымаларның детальле төзелешен, шулай ук хлорофиллы цитоплазма хәрәкәтен һәм плазмолиз күренешен карады. Ә биология һәм химия кафедрасы доценты Вячеслав Леонтьев “Бөҗәкләрнең эчке төзелеше” мастер-классында балаларны хайваннарны препаратлау нечкәлекләренә өйрәтте, шуннан соң катнашучылар микроскоп астында тере җан ияләре төзелешен җентекләп карый алды.

– Бүген биология буенча ике мәйданчыкта да булдым. Миңа бик ошады. Башта яфраклар, суүсемнәр һәм суган белән эшләдек, аларны микроскоп астында карадык. Ә соңыннан чып-чын тараканны препаратладык, башта бераз куркыныч булды, әмма бик кызык иде. Мин мондый чараларга тагын бер кат килергә теләр идем”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 10нчы мәктәп укучысы София Азизова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга институтында Россия фәне көне шәһәр халкы өчен кызыклы ял вакыты гына түгел, ә укучыларның һөнәри юнәлеше өчен уңайлы мәйданчык та булды. Чөнки интерактив мәйданчыклар эше кысаларында балалар вузның тарихы һәм юнәлешләре белән якыннан таныша алды.

КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: