Алабуга нуры

Халык белән бәйләнеш – уңышлы эш нигезе

Сишәмбе Алабуга муниципаль районы Советының XXX сессиясе узды.

Февраль сессиясендә бер ел өчен территория үсеше нәтиҗәләрен чыгаралар, киләчәккә бурычлар куялар. Алабугалыларның 2017 елда ничек яшәгәннәре һәм иртәгесе көнне ничек күз алдына китерүләре белән танышырга ТР премьер-министры урынбасары, сәнагать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов килде. Сессия башланганчы район башлыгы Геннадий Емельянов белән бергә җылылык һәм электр станциясе төзелешендә булдылар. Быел кулланылышка тапшырылачак җылылык һәм электр станциясе проекты энергия ресурсларының бәясе үзгәрмәүгә китерәчәк.    

 

Эш, балалар һәм сәламәтлек

Советның зур залында, район башлыгы үз докладын башлап, сәнәгать җитештерүе индексының 123,5 процент тәшкил итүен билгеләп үтте, ләкин икътисадый күрсәткечләрнең һәрвакытта да халыкның канәгатьлелеген күрсәтмәвенә басым ясады. Шуңа күрә хөкүмәтнең җирле органнары эше халыкның сорауларын хәл итүдә төзелә.    

Бүген Алабугада эшсезләр саны – 386, ләкин аларның һәрберсенә икешәр эш урыны бар. Шул ук вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонада эшләүчеләрнең яртысыннан азрагын гына алабугалылар тәшкил итә.  Шәһәрдәшләребезгә икътисади зона оешмаларына эшкә урнашу белән ярдәм итәр өчен анда кадәр автобус маршруты барлыкка килде, ләкин хәл шулай ук калды дияргә була, ди Геннадий Емельянов. Шуңа күрә район башкарма комитетына эш бирүчеләр белән эш планы төзергә кушылды.

“Соңгы биш елда шәһәрдә һәм районда 10 мәгариф учреждениясе капиталь төзекләндерелде, Танайка авылында 132 урынга урта мәктәп төзелде. Ул вакытта анда 175 бала укый иде, ә хәзер аларның саны 227. Шуның белән бәйле рәвештә Танайка авылы мәктәбенә тагын 160 урынлык корпус төзергә кирәк. быел 4 микрорайонда 1224 урынлык яңа заманча мәктәп төзелеше башланачак”, – дип сөйләде башлык. Киләсе буынны тәрбияләү темасына күчеп, ул соңгы елларда 17 спорт мәйданчыгы, модульле чаңгы базасы төзелүенә тукталып китте. Сәламәтлекне саклау өлкәсендә дә күп эш башкарылды. Биш ел эчендә 12 ФАП төзелгән, тагын 17се капиталь төзекләндерелгән, шәһәрнең аскы өлешендә ике табиб амбулаториясе төзелде. Тагын берсе быел барлыкка киләчәк.

 

Торак, ТКХ һәм халык

Алабуга муниципаль районы узган ел белән чагыштырганда туу күрсәткече кимүгә карамастан, республикада бишенсе урында тора. Моның белән бәйле рәвештә, без социаль объектлар – балалар бакчалары, мәктәп, поликлиника һәм торак төзелеше буенча яңа бурычлар куябыз. “2017 елда торак программалыра буенча 51 мең квадрат метрдан артык торак кулланалышка тапшырылган. 638 гаилә яңа фатир һәм йортларга күченү мөмкинлеге алды. Быел төзелеш күләмен саклаячакбыз. Капиталь төзекләндерү программасы рамкаларында 31 торак йорт төзекләндерелгән, нәтиҗәдә 5 меңнән күбрәк кеше үзләренең яшәү шартларын яхшыртты. Быел энергия саклаучы технологияләр кулланып күп фатирлы йортны яңарттык, бу биредә яшәүчеләрнең фатирны җылытуга киткән керемнәрен 40 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Геннадий Емельянов.

ТКХ өлкәсенә килгәндә, халыкның җылы су һәм җылылык булмавына зарлары кимеде, ә нәкъ менә шушы сораулар берничә ел дәвамында иң актуальләре булып килде бит. “КЭР-Холдинг” инвесторы катнашында 2011 елдан 46 километр җылылылк һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре төзелгән һәм алмаштырылган. Су белән тәэмин итү челтәрләрендә 1 миллиард сумга зур күләмле эшләр башкарырга планлаштырабыз. Гәрчә, Геннадий Емельянов сүзләренчә, аларны тулаем яңарту өчен өч тапкыр күрбәк акча кирәк. Төзекләндерүнең проблемалы сораулары буларак халык машина кую урыннарының булмавы, җитәрлек булмаган яктылык һәм карның вакытында чистартылмавын күрә. Алабугалыларның бу мөрәҗәгатьләреннән чыгып, эш планы төзелде дә инде: йорт ишегалларында машина кую урыннары киңәйтелде, узган елны шәһәр һәм районда 15 балалар мәйданчыгы урнаштырылды,  быел балалар тагын 16 мәйданчыклы булачак. Бер ел эчендә 5 өстәмә коммуналь техника алынды. Шәһәрдәшләр өстәмә ял итү урынлы: Гуляй,парк, Нечаев скверы, Спас соборы янындагы скверлы булды.

 

Юллар һәм транспорт

2017 елда 170 миллионнан артык суммага 30 километрдан артык юл һәм җәяүлеләр юлы  төзекләндерелде. “Бер ел эчендә – кинәт һәм берьюлы – барысы да үзгәрмәячәк. Аңларга кирәк: бюджет бер. Шуңа күрә инвестицияләрне юнәлтер өчен күп проектларны без үзебезнең район рамкаларында гына карамыйбыз. Безнең тарафтан Чулман аша күпер төзү варианты тәкъдит ителде. Бу проект йөк агымын гына үзгәрмәячәк, ә стратегик объектны да – Түбән кама ГЭС буасы аша күперне бушатачак. Моннан тыш, Алабуга районы территориясе инвесторларны тагын да үзенә каратачак һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә өстәмә этәргеч бирәчәк. Ә бу яңа эш урыннары, салымнар кеременең үсеше”,  – район башлыгы.

Автовокзал төзелеше буенча да мөрәҗәгатьләр аз түгел. 10 ел элек төзелгән автовокзал бинасы инвесторныкы һәм кулланылышка тапшырылмаган. Муниципалитетка автовокзал сыйфатында мондый зур бина кирәкми дә – пассажир трафигы сизелерлек кимеде. “Яңа бина төзелеше буенча бар сораулар да хәл ителде, һәм җәй көне без аны төзиячәкбез,  – дип сүз бирде Емельянов.

Тагын бер проект – бу елга причалы төзү, аны тормышка ашыруга быел керешәчәкләр. Чулман һәм Тойма тамагы ярларын ныгыту буенча эшләр дәвам итәчәк. Бу турыда әйткәндә, Геннадий Емельянов алабугалыларның яр буен ныгыту эшләрен яр буе төзү белән бутаганнарын ассызыклап үтте. Соңгысының эшләренә яр буе ныгытылу тәмамлангач кына керешәчәкләр.

Бу елның мөһим бурычларының берсе булып бәйрәмнәр вакытында машиналар куяр өчен Шишкин буалары территиясен киңәйтү тора.    

 

Акчалар турында

Ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район республикага караган шәһәр-үзәкле муниципаль районнар һәм шәһәр округлары төркемендә алтынчы урынны били. Эре һәм урта оешмалар буенча уртача айлык хезмәт хакы кече бизнесны исәпкә алмыйча 7 процентка үсте һәм 35 мең сумнан артып китте. Район башлыгы “Форд Соллерс Алабуга”, “Кастамону”, “АлАЗ” һәм башка компанияләрнең эшчәнлеген билгеләп үтте. Район хуҗалыклары соңгы җиде ел эченә иң югары бөртеклеләр уңышы белән сөендерде. Гектарына уртача 31,3 центнер уңыш белән 2016 елга караганда 22 процентка күбрәк ашлык тарттырылган.  

Авыл хуҗалыгын үстерүдә терлекчелек объектларын капиталь төзекләндерү, нәселле мал һәм субсидияләр юнәлтү буенча республика программалары ярдәмгә килде. Әмма грантта катнашу өчен барлык крестьян-фермер хуҗалыклары да 40 процент шәхси акчаларын кертергә әзер түгел. Шуңа күрә дәүләт ярдәме кирәк, диде Емельянов.

Кече һәм урта оешмалар әйләнеше отчет  елының 9 аена 24 миллиард сумнан күрбәк тәшкил итте. Эшмәкәрләргә Махсус икътисади зона оешмалары белән бәйләнешне активрак кулланырга кирәк, дип саный район башлыгы.

Чыгышын тәмамлап, башлык җитәкчеләрне Бөек Ватан сугышы ветераннарына кайгыртучанлык белән карага чакырды һәм районда обелисклар кую эше дәвам итүе турында сөйләде.

ТР премьер-министры урынбасары, сәнагать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республика үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстан күп өлкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, инвестицияләр, сәнәгать җитештерүе күләмнәре буенча һәм башка өлкәләрдә россия регионнары арасында беренче бишлектә урын биләп, лидер булып кала бирә. Ул шулай ук авыл кибетләрендәге проблемалар чишелешен контрольгә алырга сүз бирде.  

 

Лаек булдылар

Сессия бүләкләү белән тәмамланды. Алабуга җирле башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Наталья Сыромятникова “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.  “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” исеменә “АлАЗ” хезмәткәре Рифгать Әхмәтханов, “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә “Нократ таңнары” агрофирмасы механизаторы Леонид Әймәтов,  “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеменә ашыгыч медицина ярдәме табибы Марьям Баргусова лаек булды. Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты 9нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Крахалевага бирелде.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: