Алабуга нуры

Халыкара музейлар көнендә Олы Шүрнәктә Авыл музее ачылды

Ул элекке клуб бинасында урнашты.

Мондый музей булдыру — Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Иван Мельников фикере. Николай Иван улын тарихчы буларак, аның әтисен — туган як тарихын өйрәнүче буларак, Иске Күклектә шундый ук музей булганга күрә, Алабуга районында гына түгел, аннан еракларда да беләләр. Мәктәп бүлмәсендә җыелган экспонатларга урын җитми, аларны кайда булса да сакларга кирәк була.
— Халык җыенында иске клуб бинасын җирлек балансында калдырып, анда музей ясарга карар иттеләр. Алга таба аны ничек төзекләндерәсен уйлыйлар. 2018 ел башында «Бердәм Россия» грантлар конкурсы игълан итә. Татарстаннан Мәскәүгә мең гариза килә, ләкин ике проектны гына сайлап алалар. Берсе — безнеке, икенчесе — Чүпрәле районында «Чишмәне төзекләндерү». Безгә 160 мең сум акча бүлеп бирделәр, шуңа түбәне төзекләндердек. Шул ук 2018 елда «Татнефть» грантлар конкурсы игълан итте. Июльдә безнең грантның җиңгәнен хәбәр иттеләр, һәм без тагын 300 мең сум акча алдык. Без музейны 2020 елда ачарга ниятләгән идек, әмма пандемия аркасында кичектерергә туры килде, — ди Николай Мельников. 
Бинаны авыл кешеләре үз көчләре белән торгызганнар. Мәсәлән, мичне Геннадий Долгов салган, электрны да ул үткәргән. Эчтәге бизәлеш — агач эшләре остасы Александр Чайниковныкы (Бөек Ватан сугышында катнашкан Афанасий Чайниковның улы).
Башта Николай Иванович безгә бөтен музейны күрсәтеп чыкты. Биредә иң кыйммәтле әйберләр тупланган, мамонтның азау тешеннән алып (аларга инде мең ел), авыл тарихы турында китапларга кадәр бар. Иске эш кирәк-яраклары, көнкүреш әйберләре — көянтәләр, кер такталары, төрле савытлар, бишек, чана, үтүкләр, каба. Биредә иске акчалар һәм значокларны да күрергә мөмкин. Туксанынчы еллар башында Шүрнәктә каплы сөт җитештергәннәр һәм монда шундый кап та бар. Бер стенд пионерлар һәм комсомолларга, икенчесе — сугышта катнашучыларга багышланган. Атлар почмагы да бар хәтта. Николай Мельников әйтеп үтүенчә, авылда атлар калмаган диярлек. Ә элек һәр йорт саен бер-ике ат тотканнар.
Музей ачылган көнне экспонатлар артты. Галина Захарова (Белова) итекләр әвәләү өчен калыплар һәм йон үлчәү өчен бизмән алып килгән. 
— Итекләрне әтием әвәли иде. Шушы көннәрдә генә кар базына төшкән идек, шуннан таптык һәм музейга китерергә булдым. Бу бит безнең тарих, саклансын. Гомер буе Пермьдә тордык, хәзер әти-әни йортына кайттык, — ди Галина Владимир кызы.
Татьяна Чернецова музейга Черкас авылыннан килгән. Ул да үзенең фикерләре белән уртаклашты:
— Без элекке кайбер нәрсәләрне, эш коралларын күз алдына да китерә алмый идек, хәзер карар мөмкинлегебез бар. Бакчада эшләгәндә кайвакыт без дә иске әйберләр табабыз. Мисалга, 1014 елда Петр патша заманында басылган өч тиенлек латун акча табылган иде. Ул шулкадәр яхшы сакланган, рәсеме ачык күренеп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: