Алабуга нуры

«Китап» милли радиосы иң популяр радио-кушымтага әйләнде

Кушымтаны 5 мең тапкырдан артык ачканнар.

«Китап» милли татар радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләвенчә, «Китап» мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларының 5 меңнән артык кулланучысы ачкан.
Якын арада «Китап» радиосының эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәпов эфирда лирик әсәрләр укыячаклар.
Әйтергә кирәк, «Китап» милли радиосы — татар телендә иң күп күчереп алына торган радио-кушымта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: