Алабуга нуры

Китапка тартыла башладылар

Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәтләр системасы директоры Юлия Нәҗипова “Елның иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә Татарстан Республикасының Дәүләт грантына ия булды.

Бүгенге вазифасын Юлия Владимир кызы өченче ел башкара. Шушы вакыт эчендә китапханә хезмәткәрләре берничә проектны тормышка ашырды, төрле конкурсларда җиңеп, грантлар алды.

− Җөрьәт итеп, көчемне сынап карыйм әле, дип уйладым. Өстәвенә, кемгә тигезләнергә икәнен беләм – бу грантны моңа кадәр Гөлзада Руденко, София Сапожникова, Елена Морозова, Зөләйха Әмирбәкова отканнар иде. Номинация буенча 7 кеше җиңде, миңа да алар арасында булу бәхете тиде, − ди ул.

Мәдәният өлкәсендә Юлия ханым 22 ел инде. Хезмәт юлын башлаганда, Юлия Владимир кызы Алабуга мәдәният училищесенең китапханә бүлеген “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлаган була. Мәдәният идарәсендә эшләгән вакытында икътисад буенча югары белем ала.

− Хәзер, нинди дә булса маркетинг тикшерүләре үткәрәсе булганда, ул белемнәрнең миңа кирәге чыга. Дәүләт сатып алулары белән эш итәргә туры килә, һәм мин хисапчылар белән бер телдә сөйләшәм, керем һәм чыгым сметаларын аңлыйм. Гомумән, директор вазифасы төрле өлкәдә киң белемнәр таләп итә. Техник белемем булмаганга үкенәм, шул юнәлештә курслар булса, барыр идем.

Юлия Владимир кызы балачактан укырга яратканга, китапханә бүлеген сайлаган. Эше күп булуга карамастан, яраткан мавыгуын ташламаган. Төрле күргәзмә, конференция, китап ярминкәләрендә булганда, китапханәне үстерү өчен мәгълүмәт алу белән бергә, өендәге китаплар җыелмасын яңалары белән тулыландыруны да кайгырта.

− Классиканы, аеруча Михаил Лермонтов әсәрләрен яратам. Кайда гына булсам да, аның китапларын җыям. Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән кызыксынам. Танылганнарны гына түгел, башка авторларның китапларын да сатып алам.

Әйтергә кирәк, Үзәк китапханәгә йөрүчеләр арасында да классик әсәрләр укучылар арта. Бервакыт китапханә хезмәткәрләре: “Хәзер Пушкинны укыйлармы икән?” – дигән сорау белән, формулярларны карап чыга. Гаҗәеп, чыннан да, укыйлар. Маркс һәм Энгельсның “Капитал”ын да алалар.

− Китапка тартыла башладылар. Өч ел элек Мәскәүдә булдык, анда мин китап укучы кешеләрне күп күрдем. Алабугага кайткач, хезмәттәшләремә китап уку модасы безгә дә килеп җитәчәк, дидем. Кырык-илле яшьләрдәге, күп вакытын эштә үткәрүчеләрдән укучыларыбыз артуы шатландыра. Алар арасында – райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Китапханә икенче ел инде төрле әдәби бүләккә лаек авторларның китапларын сатып ала, бәлки, сәбәп шундадыр.

− Кагыйдә буларак, бу басмалар кыйммәт, һәркемнең алыр мөмкинлеге юк. Күп түгел, ләкин яңа исемнәр. Мәсәлән, Урал язучысы Алексей Ивановның китабы бар, аның романы буенча “Географ глобус пропил” фильмы төшерелгән. Шамил Идиатуллинның “Горд Брежнев” китабын сатып алдык, ул быел басылып чыкты. Дина Рубина басмалары күп, Захар Прилепин китаплары, татар телендә Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы бар.

Үзәк китапханәгә балалар да күп йөри. Балалар китапханәсенә ноябрьдә яңа китаплар кайтачак. Алар балалар һәм яшүсмерләрнең китап укуына булышу программалары буенча алына. Киләсе елда бу программа кысаларында балалар китапханәсен финанслау артачак.

− Бу безне бик сөендерә, 7-8 ел балалар өчен китапларны муниципалитет хисабына гына сатып алдык бит, быел моңа федераль үзәк тә ярдәм итә.

Электрон түгел, басма китапларны укучыларның арта баруы куаныч. Кем белә, якын киләчәктә, әдәбият дөньясындагы яңалык белән танышырга дип, фатирларда бөтен гаилә бергә кычкырып укулар оешырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!