Алабуга нуры

Көндез дә, төнлә дә тормыш сагында

Бүген ак халатлы шәфкать ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтә.

Күп кенә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эштә каршылый, чөнки алар өчен бәйрәм көннәре дә, яллар да юк. Нәкъ менә алар коронавирус пандемиясе шартларында төп авырлыкны үз өстенә ала һәм кеше гомерен коткарып, фидакарь хезмәт итүләрен дәвам итә.
Бер ел элек Алабуга бала тудыру йортын ковид-госпитальгә үзгәртеп кордылар. Медицина хезмәткәре көне алдыннан без Алабуга ковид-госпиталенең табиблары белән аралаштык. Биредә икешәр атна эшлиләр.
Көн саен үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, коронавирус дигән мәкерле чиргә каршы көрәшергә туры килсә дә, ковид-госпитальдә эшләвенә үкенми Алабуга Үзәк район хастаханәсе ковид-госпиталенең өлкән шәфкать туташы Ризидә Әхмәтшина. Чөнки медицина — аның балачак хыялы.
— Мин кечкенәдән медицина өлкәсендә эшләргә хыялландым. Эшем бик ошый, чөнки ул көн саен төрле. Башка кешеләрнеке кебек үк, пандемия башланган көннәрдә, курку булды. Тәүге мәлләрдә авыр иде. Эшкә сугышка кебек бардык. Хәзер инде өйрәндек. Монда һәркем көчен кызганмый, үзен җәлләми, көндез дә, төнлә дә авырулар янәшәсендә, — ди Ризидә Әхмәтшина.
Менә инде ничә еллар, нинди генә авырлыклар булса да, ул үз һөнәрен яратудан туктамый, аңа тугры кала.
— Табибларның нерв системасы тимер түгел. Авыр авырулар арасында эшләгәндә, алар кешеләрнең ничек җәфаланганын күрә, — ди өлкән шәфкать туташы.
Алабуга ковид-госпиталенең табиб-реаниматологы Владимир Гришин да ковид-госпитальдә авыручыларның сәламәтлеге сагында тора. Әлеге өлкәдә 1984 елдан бирле эшли.
− Әгәр һөнәрне яңадан сайларга туры килсә, мин үз карарымны үзгәртмәс идем, — ди ул.
Авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен барыбыз да аңлап бетермибез. Алар үз кулларыннан килгәнне эшләп, авырлыкларга карамыйча көрәшүләрен дәвам итә.
− Мондый авыру каршында табибларның көчсез булуы — иң авыр минутларның берсе иде, − ди Владимир Гришин.
Тагын бер хезмәткәр — Музакир Дакенов узган елның ноябреннән ковид-госпитальдә эшли башлый. Киләчәктә кем булырга дигән сорау килеп тугач, ул әнисе үрнәгендә игелекле һөнәр иясе — медицина хезмәткәре булырга карар итә. 1983 елдан башлап ул республикабызның төрле шәһәрләрендә һәм медицина оешмаларында эшли.
− Алабуга ковид-госпиталендә эшли башлаганда, авырулар хәзергегә караганда да күбрәк иде. Аларның саны кимегән, тик барыбер авыручылар бар әле. Кызганыч, үлем очраклары да юк түгел. Ә савыгучыларга ике айдан дүрт айга кадәр тернәкләнергә туры килә. Бу − күп көч һәм мәшәкатьләр таләп итә торган мәкерле авыру, — дип сөйләде Алабуга үзәк район хастахасе ковид-госпиталенең бүлек мөдире Музакир Дакенов.
Аның әйтүенчә, коронавирус авыр тәэсирләр калдырган, биредә калу аңа җиңелләрдән булмаган, әмма ул шулай да үз эшен дәвам иткән.
— Әлеге авыру төрле кешедә төрлечә. Күп очракта кеше күзгә күренеп яхшыра, әмма кичкә аның сәламәтлеге тагын начарланып китәргә мөмкин. Табиб барысын да үз эчендә калдыра, — ди Музакир Дакенов.
«Кызыл зона»да саклагыч костюмнар киеп, махсус битлекләрдә эшләү күп көч һәм сабырлык таләп итә. Көне буе гади битлек киеп йөргәндә дә, сулыш алуы авырлаша! Ә алар тәүлек әйләнәсенә кешеләр сәламәтлеге өчен көрәшә, күпме гомерләрне коткара.

Фотолар Ризидә Әхмәтшинаның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: