Алабуга нуры

Коръәннең “Казан басмасы” юбилее

Россиядә беренче Коръән нәшер ителүгә 225 ел тулу уңаеннан, 2012 ел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителгән иде. Ул Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында уздырыла.

ТР Диния нәзарәте ел башыннан Коръән елында уздырылачак республика, Россия һәм дөнья күләм чараларның планын да игълан итте. Бүгенге көндә Коръән елы кысаларында алга куелган мөһим бурычларның берсе үтәлде - күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Россиядә басылган беренче Коръән - "Казан басмасы"ның юбилей басмасы әзерләнде. 19 апрельдә ул Диния нәзарәтендә каләм ияләренә презентацияләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Чарада ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Президентының дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш һ.б. катнашты.

Билгеле булганча, Россиядә дөнья күргән беренче басма Коръәннең шрифтларын безнең бабайлар эшли. Шуңа да ул "Казан басмасы" дип аталган. Әлеге шрифтлар белән тәүге Коръән Екатерина II Указы белән 1787 елда Санкт-Петербургның Шнор типографиясендә басыла. Тәүге "Казан басмасы"ның тиражы нибары 20 нөсхә була. Архив чыганакларыннан билгеле булганча, 1789-1798 елларда ул тагын 5 тапкыр кабатлап бастырыла. Ул бөтен дөньяга тарала. Ул чорда Петербургта дөнья күргән басмалардан безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән бары берничә нөсхә генә билгеле.

Соңрак Петербургтагы беренче Коръән басылган Шнор типографиясенең кайбер станоклары Казан гимназиясенә кайтарыла. 19 гасыр башында мең ярым нөсхә тираж белән татарлар кулына үз Ватаннарында басылган Коръән килеп ирешә. 1829 елда Казан гимназиясе типографиясе Казан университетыныкы белән кушылганнан соң да Коръән бастыруны дәвам итә.

Бу чарада мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Коръәннең "Казан басмасы"ның дөнья күләмендә танылу алуын, изге китапның дөньякүләмендә танылган 14 басмасының берсе саналуын җиткерде. "Казан басмасы" гарәп илләре күргәзмәләрендә дә еш урын алып килә. Аның искәртүенчә, нәкъ менә "Казан басмасы" белән татар халкының типографияләрдә дини китаплар нәшер итү традициясенә нигез салына. "Бүгенге көндә татар халкының дини китаплар нәшер итү традициясен кире кайтарырга, яңартырга омтылабыз. Шул максаттан нәзарәт көче белән китаплар нәшер ителеп килә. "Казан басмасы"ның яңартылган басмасын нәшер итү бу юнәлештә җитди адым", - ди ул.

Шунысы игътибарга лаек, яңартылган басма элекке басмалардагы типографик хаталарны төзәтеп эшләнгән: техник характердагы 31 типографик хата төзәтелгән. Аны тикшерү белән Татарстандагы танылган Коръән хафизлары 2-3 ай дәвамында шөгыльләнгән. Яңартылган басманың тиражы 10 мең нөсхә. Аның беренчесе ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бүләк ителгән. Шулай ук изге басма Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдингә тапшырылган. Илдус Фәиз белдергәнчә, "Казан басмасы"ның зур өлеше дини уку йортлары мөгаллимнәренә, мөхтәсибәтләргә, имамнарга таратылачак. Бер өлеше дини әдәбият сатыла торган кибетләргә сатуга чыгарылачак. Тиражның аз булуын күздә тотып, ТР Диния нәзарәте рәисе, сораулар булганда, "Казан басмасы"ның кабаттан нәшер ителәчәген кире какмады. Ул шулай ук "Мөгаллим сәни" китабының басмага әзерләнүен, Коръәнне укырга өйрәтә торган китапның озакламый дөнья күрәчәген хәбәр итте.

"Татар-информ" мәгълүматы буенча

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: