Алабуга нуры

Коронавируска каршы вакцина ясатучылар арасында 100 мең сум акча уйната башладылар

Җиңүчеләр очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнәчәк.

Коронавирустан прививка ясаткан кешеләр арасында 100 мең сум акча уйнатыла башлады. Лотерея агымдагы елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк, аның операторы итеп «Госзнак» билгеләнгән. Тиздән 1000 кеше 100әр мең сум акчага ия булачак.

Вакцинацияләнүчеләрнең Бердәм регистрында теркәлгән һәр кеше әлеге лотереяда катнаша ала. Приз отучыны очраклы сайлап алу ярдәмендә билгелиләр. Акча «Мир» банк картасына күчерелә.

Чыганак 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: