Алабуга нуры

Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр COVID-19 пандемиясе аркасында актуальлеген югалтмаган дип саныйлар

Коронавирус таралу сәбәпле, Владимир Путин илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне соңрак вакытка күчерде.

Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр COVID-19 пандемиясе аркасында актуальлеген югалтмаган дип саныйлар. Бу хакта РИА Новости яза.

Дмитрий Песков тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең пандемия вакытында искерә алмавын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин тавыш бирү датасын соңрак вакытка күчерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: