Алабуга нуры

Үксү (хикәя. Ахыры)

Сезнең игътибарга Гүзәл Әдһәмнең тагын бер хикәясен тәкъдим итәбез.

...Һәдиябануның чишмә суыннан кайтып килеше иде. Берәү, ашыга-кабалана, артыннан куып тотты. Кем дисә — югары очның Шәмси кызы Сәвия икән. Кызый бик каушаган, күзләре дә кызарган, әллә нинди мескен, калтыравык тавыш белән аңа дәште:
-Һәдиябану апа...
Ананың йөрәге дертләп куйды . («Иа Хода, хәерлегә генә булсын!»)
Кызый түбән карап сулкылдады да сулкылдады:
-Зинһар,тыңлый күр...
-Я, сөйлә инде. Ни булды?
-Сәлихҗан...
Кыз тагын үкседе.
-Йа Аллам, әллә Сәлихҗаныма бер-бер хәл булдымы? Кайда ул?
-Юк... булмады... — Кыз тотлыкты. — М-м-мин — авырлы...
Һәдиябану Сәлихҗан белән Сәвиянең озатышып йөрүен белә иде. Кыз бераз җилбәзәгрәк булса да, аның килен булу мөмкинлеге белән ана күңеле күптән ризалашкан иде инде.
«Менә сиңа яңалык! Аның ипле, итагатьле Сәлихҗаны ни майтарган бит!»
Ул көнне алар яр буенда шактый озак утырдылар. Кыз, үкси-үкси, үз кайгысын сөйләде. Хәбәрне ишеткәч, Сәлихҗанның кыздан качып йөрүе, ә туачак сабыйга инде җан керүе дә билгеле булды.
Һәдиябану үзе ике малайдан соң кыз да табармын дип бик өметләнгән иде. Сабыена нинди исем кушу, чәчләрен нинди тасма белән үрү, күлмәкләрен ничек тегүгә кадәр уйланылып, хыялда кат-кат яңартылып килде. Тик көтелгән кыз бәби генә тумады. Сугыш чорында ир-ат хезмәтен җигелеп тартудан имгәнеп калуын Һәдиябану шунда гына төшенде. И-и-и-и, авыр да булды соң! Бөтен күрше-тирә җиде-сигез бала үстергәндә, алар гына ике угыл белән утырып калды. Ул чакта инде Һәдиябану үзе дә тынычланып, күңелдәге матур хыялын бик-бик еракларга яшереп куйган иде. Бу хәбәрдән имәнеп китте.
«Ничек? Аның улы Сәлихҗанмы шундый миһербансызлык күрсәтә? Булмас! Кыз баланы шулай рәнҗетергә ярыймы?»
Һәдиябану улы Сәлихҗан белән ни сөйләшкән дә, нәрсә әйткән, болары һәркемгә дә сер булып калды. Тик шунысы ачык: ике атнадан йортка килен төшерделәр. Өлкән улларының да әле яңарак кына Наҗиягә өйләнеп яши башлаган чагы иде. Ата кеше күп уйлап тормады, бакча башында үз чиратын көтеп утырган мунча-келәт бураларын берләштереп, каршыдагы буш нигездә Сәлихҗан өчен җыйнак кына йорт торгызды. Яшьләр, башка чыгып, күрше булып яши башладылар.
Ике йортта да бер-бер артлы балалар туды. Һәдиябану белән Гарифҗан шуларның чыр-чуына, очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләренә чумды.
...Гомернең иң-иң рәхәт чаклары шул елларга туры килә бугай.
Кара каршы ике йортта җиде малай-онык үсте. И-и-и-и, аларның шуклыклары, уенчак мәзәкләре, җор телләре! Җәен йокы урыннары печәнлеккә җәелгән булыр иде дә, караңгы төшкәч, ике килен, кармалана-кармалана, йокы симерткән балаларын барлап йөрер иде:
-Наҗия-я-я-яү... Миндә бүген — бишәү-ү-ү! Синдә ничә-ә-ә-әү? — дип, урам аша күрше йорттагы килендәшенә дәшәр иде.
-Икәү генә-ә-ә-ә!- дип, аваз салыр иде тегесе...
Һәдиябану гомер буе киленнәренең татулыгына куанып яшәде. «Киленнәр, үзара дошманлашып, ике бөртек баламны аера күрмәсеннәр» дип, кат-кат теләкләр теләде. Ул чакта киленнәрнең серләре килешә иде, дуслыклары да көнләшерлек булды. Хәзер генә дөньясы әллә нишләп китте шунда. Бер-берсенә йөрешмиләр, керешмиләр, кычкырышырга-талашырга гына торалар. Әллә дошманнарның күзе тиде, әллә берәвесе бозды укмы?
Оныклар үсеп, бер-бер артлы калага китеп урнаша барды, шунда гаилә корды. Башта Гарифҗан, аннан Шәрифҗан белән Сәлихҗан да дөнья куйды. Патша сараедай ике йортта өч карчык кына утырып калды.
Менә шунда башланды инде Һәдиябану өчен дөньяның мәхшәре. Ике килен бер карчыкны бүлешә алмый изаланды:
-Сине мин карарга тиеш түгел! — дип, икесе дә разбой салды.
Нинди карау ди! Әлегә, аллага шөкер, Һәдиябану үз аягында. Яше туксанда булса да, киленнәргә бер мәшәкате дә тими, үз пычрагын үзе җыеп, үз керен үзе уа. Өйдән куылып, менә шулай капка төбендә утыруларның йөрәген ничек телгәләгәнен берәвесе аңлый микән аларның?
...Кояш кызуына түземе бетте Һәдиябануның. Өй ишегенең эчтән бикле булуын тагын бер кат барлагач, кыштыр-кыштыр сөйрәлеп, урам аша каршы йортка юнәлде. Анысының капкасы ук эчке яктан терәүле булып чыкты.
-Сәвия... Сәвия дим... Кызым, керт әле мине... Ач капкаңны... Теге якта дәшмәделәр. Кат-кат инәләгәч кенә, кече килен аваз бирде:
-Нәрсә? Яраткан киленең кудымы? Мин үзем дә карчык инде, сине тәрбиялисем килеп тормый әле...
«Йа Хода, бу шул Сәвияме соң?»
«Аяк астыңда туфрак булырмын, зинһар, мине кире какма! Сәлихҗан белән кавыштыра күр. Баланы ятим итмик...» — дип ялваручы алданган кыз үземе?"
Ул чакта Һәдиябану аны җитәкләп җирдән торгызды, чәчләрен сыйпап юатты. Соңыннан исә бер генә тапкыр да бу халәтен килененең исенә төшермәде, «корсак белән чыктың» дип битәрләмәде. Оныткан, барысын да оныткан Сәвия.
«Син миңа үз әниемнән дә якынрак! Мәңге онытмам!» — дигән антларын да хәтереннән җуйган. Әллә хөсетлек, комсызлык кебек явыз көчләр күңел түрендәге бөтен изгелекне шулай оныттырып, кысрыклап, куып чыгарамы икән? Карчык ыңгырашып куйды. Тәрәз тебендәге яраннары белән балкып утырган кара-каршы ике йорт Һәдиябануның болай да лепердәп кенә торган йөрәген дөмбәсли-дөмбәсли кыса, сыта башлады. Ул инде бу йортның утыргычына чүмәште, тагын да бөрешеп, кечерәеп тынып калды. Әлҗе-мәлҗе килгән күзләрен каршы яктагы карт өянкегә төбәп, карты Гарифҗанга дәште:
-Гарифҗа-а-а-а-н... Никләргә калдырып киттең мине-е-е-е? Бәхетле кеше туксанга кадәр яшиме-е-е-е...
Тузан туздырып килеп туктаган машинадан кем төшкәндер, карчык анысын абайларлык хәлдә түгел иде. Күп тә үтмәде, килене Наҗия, җил-җил атлап, аңа якынлашты.
-И-и-и әнкәй җаныкаем! Күпме утырырга була, капка төбе саклап. Әйдә, әйдә, өйгә кер. Әнә анда Инсаф улың тәмле җимешләр алып кайткан. Чәй эчәсең дә килеп беткәндер инде...
Килендәш" тарафына утлы карашын атты да, Һәдиябануны җилтерәтә-җилтерәтә алып кереп тә китте. Вакыйганың ничек тәмамланасын койма ярыгыннан күзәтеп торган Сәвиясе исә берни аңламыйча калды.
Карчык үзе өйгә кергәч тә, күкрәген тотып, карават читенә сөялү җаен карады. Инсаф белән Наҗиянең сүзләренә бөтенләй колак та салмады.
Тегеләре:
-Сугыш ветераны... Квартира... Ветеран хатыны... Безгә тиеш... — дип, ни турындадыр кызып-кызып бәхәсләште.
...Ә Һәдиябану исә Гарифҗаны белән җитәкләшеп, ап-ак чәчәкле яшел болын буйлап атлады да атлады. Ул арада аяклары, җирдән аерылып, зәңгәр болытларга уралды. Алар, бер-берсенә сыенышып, өскә, һаман югарыга күтәрелде...
...Капка төбендәге карт өянке генә үксеп калды...

Тәмам

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: