Алабуга нуры

Күз хирургиясе үзәгендә күрү дәрәҗәсе кимүгә китерүче сәбәпләр турында сөйләделәр

Күзләргә бәйле еш бирелә торган сорауларга югары категорияле офтальмохирург, медицина фәннәре кандидаты Алексей Расческов җавап бирә.

Күзләр — күңел көзгесе ул, дигән Лев Толстой. Әмма лирикадан китеп матди дөньяга әйләнеп кайтсак, безнең күзләр — ул катлаулы механизм, аның ярдәмендә без әйләнә-тирәлек турында мәгълүматның күпчелек өлешен кабул итәбез. 

Безне чолгап алган һәм шатландырган нәрсәләрнең барысын күрмичә, тулы караңгыда ничек яшәп була, күз алдына китерергә дә куркыныч. Кызганыч, еш кына без бу бәһа биргесез бүләкнең мәңгелек булмавы турында уйламыйбыз да. Күзләр зур сандагы авыруларга дучар, аларның күбесе тулысынча яисә өлешчә сукыраюга китерергә мөмкин. 

«Сорау — җавап» рубрикасында дүрт сан рәттән югары категорияле офтальмохирург, медицина фәннәре кандидаты Алексей Расческов киң таралган сорауларга җавап бирәчәк.

Күз күреме начараюның еш сәбәпләре
Алексей Расческов: "Күз авыруларының күпчелеге — кешенең үзенә сизелми генә көчәя торган. Куркыныч та нәкъ шунда. 

Кешедә бала чактан була торган авыруларны аерым билгелик, ул шулар белән яши, олыгая һәм үзенең авыруы турында билгеле бер белемгә ия була. Балачактан бездә гадәттә миопия (якыннан күрү), астигматизм яисә аннан башка гиперметропия (ерактан күрү) кала. Глаукома, катаракта, күз төбе тайпылышы, кылыйлык кебек тирән авырулар ачыкланса, тулырак тикшерү таләп ителә. 

Еш кына, астигматизм сүзен ишеткәч, кеше дәвалана башларга омтыла, ләкин астигматизмның күзнең анатомик төзелеш үзенчәлеге икәнен аңларга кирәк, һәм ул һәр вакытта да ниндидер тыкшынуга мохтаҗ түгел. Бу физиологиянең бер өлеше. 

Олы кешеләрнең күз күреме белән бәйле кыенлыкларга килгәндә, хәзер моның өчен җитәрлек ысуллар күп — прогрессив күзлек, контактлы линзалар, һәм инде хирургия ысулы белән дәвалау. Хәзер ул яхшы үскән, заманча җиһазланган, күз күременең тискәрелегеннән 15 минут эчендә котылып була. Яше 45-50дән арткан кешеләргә күзлеген салу өчен, күз ясмыгын алыштыру турында сүз алып барырга мөмкин. 

Аерым мәсьәлә − пресбиопия яисә яшькә бәйле ерактан күрү. Бу кешенең организмында гормоннар үзгәреше белән барлыкка килгән физиология торышы, ул күзнең предметларны якын арадан күрергә сәләтлелек өчен җавап бирә торган эчке мускулына да тәэсир ясый. Яшь арту белән әлеге мускул көчсезләнә һәм анык күрсәтми, якын арадан карау мөмкинлеге бирми, шуңа күрә күзлеккә мохтаҗлык килеп чыга. 

Глаукома — иң куркыныч авыруларның берсе. Аны кисәтүнең төп чарасы — 45 яшьтән соң ел саен күз басымын тикшерү.

Катарактаны һәр очракта да дәвалау кирәкми, ул күз эчендәге тирәлекнең — өлешчә күз ясмыгының (хрусталикның) үтәкүренмәлелеге кимүенең физиологик процессы. Ул катлаулана торган булмаса, пациентка андый күз күреме белән яшәү уңайлы икән, катарактаны дәваларга ашыкмаска да була. 

Әлеге авырулар шуның белән куркынычлы, кеше үзен сәламәт хис итә, ә алар көчәя бара, һәм кайбер очракларда төзәтергә катлаулы булган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин".

Каршылыклар бар, белгеч киңәше таләп ителә. 
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: