Алабуга нуры

Өлкәннәр өчен әкият (11 – 7 декабрь )

Бу атанада командировка чыгучы Үлчәүләрнең юллары уңачак, ә менә Сукоярларга тышкы кыяфәтләрен үзгәртергә киңәш итә йолдызлар.

КУЧКАР. Әйләнә-тирәдәгеләр алдында абруегыз артачак. Бу сезнең өчен уңышлы вакыт. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Яраткан кешегезгә терәк булырга туры килә. Өйдә бар да элеккечә.

ҮГЕЗБОЗАУ. Хисләрне сынау чоры. Сабыр итә белергә кирәк. Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килмәскә тырышыгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР. Яңа танышлар табу, романтик рухтагы очрашулар өчен бик үк кулай вакыт түгел. Проблемаларны үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк. Юмартлык күрсәтергә курыкмагыз.

КЫСЛА. Күпмедер вакыт бер-береңнән ял итеп тору икегезгә дә файдалы булачак. Мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә тырышыгыз.

АРЫСЛАН. Сезнең өчен уңышлы вакыт. Шәхси тормышны җайга салу мөмкинлеге бар. Сәламәтлек белән проблемалар чыгачак.

КЫЗ. Шәхси тормышта бернинди үзгәрешләр көтелми. Хәзер бөтен буш вакытны өйгә һәм гаиләгә багышларга туры килә.

ҮЛЧӘҮ. Командировкаларга чыгучыларның юллары уңачак. Шәхси тормышны үзгәртердәй кеше белән танышу мөмкинлеге бар.

ЧАЯН. Якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ. Мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту үзегездән тора. Алда кызыклы очрашу көтелә.

УКЧЫ. Яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен кулай вакыт. Хәзер шәхси тормышның ничек корылуы сезнең инициативага бәйле.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Үпкә саклау беркемгә файда бирми. Сәламәтлекне ныгыту турында уйларга кирәк.

СУКОЯР. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртегез. Дусларыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз. Эштә бар да яхшы, хезмәттәшләрегез алдында абруегыз артыр.

БАЛЫК. Эшлекле проектларда катнашу шәхси проблемаларны оныттырып тора. Эшне беренче планга кую сәбәпле, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар чыгарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: