Алабуга нуры

М12 трассасы төзелеше Мәскәү һәм Казан арасында туристик агымны арттырачак

Инфраструктура проекты шәһәрләр арасында тизрәк йөрергә мөмкинлек бирәчәк. 

Мәскәү-Казан автомобиль юлы бу шәһәрләр арасында туристик агымны арттырачак һәм Россия регионнарында туризм үсешенә этәргеч бирәчәк. Бу хакта Мәскәүнең туризм Комитеты рәисе Екатерина Проничева хәбәр итте. 
Рәис әйтүенчә, трасса Мәскәү һәм Казан кебек ике зур туристик үзәкне берләштерәчәк. Бу шәһәрләрнең яшьләр өчен туристик форматлары күп, ди Проничева. 
М12 трассасын 2024 елда ачу планлаштырыла. Яңа юл Татарстанның биш районы буйлап узачак. Гомуми озынлыгы — 729 км.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: