Алабуга нуры

Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында булды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде», — диелә хәбәрдә.
Бүген Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Республикада 2,9 миллион кеше ихтыяр белдерү хокукына ия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: