Алабуга нуры

МИРАСНЫ САКЛЫЙБЫЗ

Алабугада Спас ярминкәсе барган көннәрдә "Мирасны саклаучылар" Бөтенроссия премиясе тапшырылачак.

П.А.Столыпин мирасын өйрәнүнең региональ җәмәгать фонды тарафыннан билгеләнгән бүләк мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге өчен бирелә. Тантанага йөзләгән кунак килүе көтелә.

Спас ярминкәсенә катнашуга декоратив-сәнгать осталарыннан бүгеннән үк дүрт йөзгә якын гариза алынган.

Унынчы юбилең ярминкәсенең яңалыгы булып "Татарстан Республикасы музейлары урамы" һәм Ыруг утарлары Фестивале торачак. Исегезгә төшерәбез, Спас ярминкәсе быел 4-6 августта үтәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: