Алабуга нуры

Наркотикларга каршы

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Россиянең республика буенча наркотиклар әйләнешен күзәтүче Федераль хезмәт идарәсе хезмәткәрләре эшләрен активлаштырды.

Алар Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ каршындагы мәгълүмати технологияләр көллияте студентлары өчен наркотикларга каршы дәресләр үткәрде. Студентлар кинолог хезмәте белән танышты һәм идарә музеенда булды. Бу музей 2006 елда оешкан. Наркоманлыкны кисәтү буенча ведомствоара эшчәнлек бүлеге белгечләре укучыларга Татарстанда һәм Россиядә әфьюн белән көрәш тарихы турында сөйләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: