Алабуга нуры

Әнигә юл (дәвамы, 6нчы кисәк)

Камиләне күреп, аннан да артыграк әсәрләнгән керүче: «Мин Гадел», — дип баш какты.

...
Камиләне күреп, аннан да артыграк әсәрләнгән керүче: «Мин Гадел», — дип баш какты.

— Ә исемегез? — дип сорады Камилә, егетнең җавабын башка мәгънәдә аңлап.

Егет елмайды һәм:

— Минем исемем Гадел була, — дип кабатлады.

— Гафу итегез, андый исемне беренче кат ишетәм, — диде Камилә.

Үзенең ике бите уттай янды, бөтен тәненә ниндидер рәхәт бер хис таралды.

Бала табылмаган, әмма Сылуга охшаган баланы күрүчеләр булган икән. Хәзер шул кешеләр белән очрашып, баланың эзенә төшеп булмасмы, дип өметләндерде Гадел. Әмма Камиләнең көтәр чамасы калмаган иде инде...

Баланы урманнан кибеткә кадәр алып кайтучы ир шундук милициягә хәбәр салган булган икән, әмма дежур торучы сержант моны әһәмиятле санамаган. Әле: «Бәлки син баланы урлагансыңдыр да, ул синнән качкандыр. Үзеңне тотып ябам хәзер», —дип янарга да өлгергән. Югыйсә, шул ук кичне тагын бер хәбәр кабул иткәннәр. Бер сатучы кыз кибеткә ялгыз бала килеп керүе, бераздан чыгып югалуы хакында хәбәр иткән булган. Нигәдер монысын да җиңел генә колак яныннан уздырып җибәргәннәр. Битарафлык аерым кешене генә түгел, җәмгыятьне дә харап итә. Битараф кеше үзенең җинаятькә тиң гамәл кылуын аңламый. Андый кешеләрнең шундый җаваплы урыннарда утыруы тагын да аяныч...

Камилә шаһитләр белән сөйләшкәч, бераз тынычлана төште. Бәгырь җимеше исән икән, Ходай аны ишеткән, Сылуы исән! Шаһитләр икесе дә беравыздан диярлек, бала хакында: «Шустрый кыз ул», — дигәч, ана кешенең күңел түрендәге өмет чаткысы ялкынланып китте. Табылачак кызы, һичшиксез табылачак! Тик әлегә ул кайдадыр адашып йөри. Әнисен югалткан, әнисеннән аерылып калып, каңгырап йөргән шул гөнаһсыз җанны явызлардан сакла, сакла Ходаем! Ишет баласын җуйган ананың йөрәк тавышын, баласының газап-әрнүләрен кимет! Юлларына яман кешеләрне юлыктырма! Ананың күзеннән яшь, йөрәгеннән кан тама иде...


Сылуны сатып алган кеше начар булып чыкмады. Ул башта аны бер йортка алып керде, юындырырга, тамагы туйганчы ашатырга кушты. Аннан матур киемнәр киерттеләр дә машина белән каядыр алып киттеләр. Күп сөйләшми торган акыллы, кушканны үтәп торган кызны бу кеше бер авыру янында калдырып китте.

Сылу авыру әби янында утырырга, ярдәм кирәк булса, шушы Илгиз абыйга шалтыратырга тиеш иде. Моны белгәч, бала бик сөенде, «абый киткәч тә качам» дигән уеннан кире кайтты. Авыру әбине карау — хәер сорашып, катып-туңып йөрү түгел. Бер күрүдә әбине дә ошатты.
Бер бүлмәле фатирда икесе генә калгач, Сылу әби янына килеп утырды, кулларыннан сыйпап, зурлар кебек кайгыртучанлык күрсәтеп:
— Әбекәй, урының җайсыз түгелме? Берәр нәрсә ашыйсың килмиме? — дип сорады.
Күптән матур, җылы сүз ишетүдән мәхрүм булган хәлсез карчыкка көч кергән кебек булды, башын Сылуга борып:
— Син кем, исемең ничек, каян килеп чыктың? Әниең кайда? Нигә укырга бармыйсың? — дип сораша башлады.
Сылу авыр сулап:
— Мин әнием янына бара торган юлны югалттым. Бераз үскәч, күп итеп акча ясагач, аны барыбер эзләп табам, — дип башын түбән иде.
Сылу белән әби бик тиз дуслаштылар. Моңарчы көннәр буе берүзе яткан әбинең күңеле ачылды, мендәренә береккән карчыкка көч кергәндәй булып, ул бераз торып утыра башлады, баладан барысын да сорашты. Сылу ялындырып тормады, әнисе хакында хәтерендә ни бар, бөтенесен сөйләп бирде, үзенең яңа исеме барлыгын да яшермәде. Әби Сылуга: «Үзеңнең кем булуыңны, чын исемеңне, әниеңне бервакытта да онытма. Менә күреп торырсың, син әниеңне табачаксың. Аякка баса алсам, мин сине әниең янына үзем алып барырмын», — дип башыннан сыйпады, аңа кечкенә курчак бүләк итте. Курчакның күлмәгенә эчке яктан баланың, әти-әнисенең исемен чигеп куйды.

Сылу курчакны бик кадерләп Илгиз абыйсы бүләк иткән буш рюкзагына салып куйды. Рәхмәт йөзеннән әбине булдыра алганча карады, көн дә чәчләрен тарап үрде, әбинең улы китергән, суыткычтагы әзер ризыкларны җылытып ашатты. Өй җыештырырга, кер үтүкләргә дә өйрәнде, тамагы да тук булды. Бераз буйга тартылып, үсеп китте, карчыкка тәмам ияләште: «Син бик әйбәт әби, син аякка баскач, икебез бергә әниемне эзләп табарбыз да бергә яши башларбыз», — дип сөйләнде. Күңеле күтәрелгән карчык, үзенең кемгәдер кирәк булуын аңлап, аякка басты, моны күреп әбинең улы да бик сөенде. Килгән вакытта Сылуга матур киемнәр, алтыннан эшләнгән бүләкләр алып килә башлады. «Илгиз абый да әнисен ярата икән» дип уйлады бала. Әмма бүләкләр баланы кызыксындырмый иде. Баланың өч яшеннән китаплар укый башлаганын белгәч, Илгиз абыйсы бик матур китаплар алып килде. «Алтынга кызыга торган яшьтә түгел шул әле син, әй бала!» — дип, әби кеше алтыннарның барысын да, картларча, кулъяулык почмагына төйнәп, рюкзакка салып куйды. «Дөнья эшен белеп булмый, кирәге чыгуы бар, чери торган әйбер түгел, бәһале», — дип сөйләнде. Кара көнгә саклаган акчалары бар иде, аларын да рюкзакның бер почмагына яшереп, тегеп куйды. Кирәге чыгар дип җыйган иде, менә, кирәге чыкты бит. Үлеп китсә, күммичә җир өстендә тотмаслар әле...

Ә беркөнне Сылуга сораулар яудыра-яудыра көне буе кемгәдер хат язды. Аны конвертка салып яхшылап ябыштырды. Боларны карап тору кызык иде балага. «Менә, балам, бу хат сиңа киләчәктә бик мөһим «дәкүмин» булыр, сакла бу хатны. Алтыннарны, акчаларны кеше күрми торган җиргә, эчлекне сүтеп тыгып куям. Менә бу җиргә... Әйбәтләп тыңла мине. Кара аны, рюкзакны беркемгә дә бирмә, кеше барында ачып карама, җаныңны саклаган кебек сакла! Андый-мондый аерылышсак, сиңа беразга җитәрлек акча, алтын бар монда», — дип сөйләнде әби. Шул көнне Илгиз абыйсы тагын бер «яшел кәгазь» алып килде. Ул да рюкзактагы «серле урынга» чумды. Нәрсә икән инде ул «дәкүмин»? Моңарчы Сылуга андый әйбернең кирәге булмады бит...

Мөнирә Сафина

Дәвамы бар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: