Алабуга нуры

Әнигә юл (дәвамы, 8нче кисәк)

Аза куак арасыннан чыгарга куркып озак утырды. Ашыйсы килеп, калтырата башлагач кына чыгарга булды.

...
Аза куак арасыннан чыгарга куркып озак утырды. Ашыйсы килеп, калтырата башлагач кына чыгарга булды. Озак йөрде ул караңгы төшә башлаган урамнар буйлап. Ашыйсы килүенә түзә алмыйча, ипи сатучы ападан бер күмәч сорады.

Сатучы бераз карап торды да:

— Син нишләп соранып йөрисең? Әти-әниеңнәр кайда? — дип аптырата башлады.

— Апа, бир инде бер күмәч! Акчам бар иде, югалттым. Хәзер өйгә кайтам мин, ашыйсым килә. Әнием Камилә исемле, син аны беләсеңме? Әнием эштә, мин ачкычны югалттым, — дип елый-елый сөйләвенә сатучы әллә ышанды, кызга бер күмәч, бер чокыр кайнар чәй бирде.

Үзе Аза янына килеп утырды.

— Әйдә, сине өегезгә үзем озатып куям. Төнгә урамда калмассың бит инде, — дип сүз башлагач, кыз бала шикләнә калды, хәйләгә кереште.

Тагын чәй сораган булып, сатучы апаны яныннан җибәрде дә, шул минутта ук чыгып китте. Әнисен тапмый торып, беркемгә дә ышанмаячак ул!

Караңгы төште. Урам буйлап акрын гына атлаган, туңудан бөрешкән, сулкылдап елаган ялгыз кыз баланы беркем «күрмәде». Кешеләр өйләренә ашыкты, бер-бер артлы тәрәзәләрдә утлар кабынды. Пәрдәләре ябылмаган тәрәзәләр аша таныш йөзләр күренмәсме дип, кыз бала бик озак карап йөрде. Тәрәзәләр аша күренгән шат йөзләр арасында ул белгән бер генә кеше дә булмады.

Аза тагын урам буйлап китте. Йокысы килгәч, ышык урын эзләде. Куе агачлык арасына кереп, бөгәрләнеп яткан бала янына бер эт баласы килеп сыенды. Икесенең дә эчләренә җылы керде, бераздан эт баласын кочаклаган кыз бала башын эт борынына терәп йоклап китте.

***

Күпме генә бәргәләнсә дә, Камилә кызын таба алмады. Кайларга гына бармадылар, кайлардан гына эзләмәделәр. Юк Сылу исемле кыз, беркайда юк! Мәктәпкә укырга бармыйча, урамда ялгыз каңгырап йөргән баланы беркем күрмиме икән?.. Ана шулай дип үрсәләнде. Элек үзе күрә идеме? Шулай ул... Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың бар нәрсәне...
Камилә, Гадел белән бергә барып, кайчандыр үзләре яшәгән йортны сатып кайтты. Бу йортта башкача яши алмаслыгын аңлады Камилә, барысын да калдырды, бары тик кызының әйберләрен генә алды. Күңелендә сагыш, башында бер бетмәс уй... Кызын тапмый торып, боларның берсе дә бетмәячәк... «Бергә яшик», — дигән иде Гадел, аңа да риза булмады. «Баламны тапмый торып, мин тормышыма беркемне дә кертмим. Гафу ит, әлегә берни дә әйтә алмыйм», — дип тәкъдимне кире какты.
Сату-алу эшләрен бетереп кире кайтканда, вагоннар буенча соранып йөргән үсмерне күреп алды Камилә. Аның Сылуы да шулай хәер сорашадыр... Ана кешенең йөрәгенә ук кадалды, йөрәгендә, мәңге төзәлмәслек, тагын бер яра уелды. «Гадел, чакыр әле шул малайны безнең янга», — дип үтенде дә, сумкасыннан азык-төлек салган пакетны чыгарды. Бүген Сылуының туган көне, бергә булсалар, зур бәйрәм ясап билгеләп үткән булырлар иде. Шушы малайның тамагын туйдырсын әле. Бәлки кайдадыр аның кызы да шулай каңгырап йөридер...
Гадел малайны үзләре янына чакырды.
— Апа, акча бирәсезме әллә? — дип малай кулын сузгач,
Камиләгә уңайсыз булып китте. Сумкасындагы акча янчыгын чыгарганын, малайга акча сузганын тоймый да калды.
Гадел исә:
— Син нигә теләнеп йөрисең? Әти-әниең кайда? Ничә яшь сиңа? Үзең белән берәр документың бармы? — дип тезеп китте.
Малай иске киемнәрдән булса да, аннан ниндидер эчке бер көч бөркелеп тора иде. Бөдрә чәчле, сөйләшүе тәртипле, үзен горур тота... Гади кеше баласы түгелдер бу. Камиләне ниндидер сәер бер хис биләп алды.
Ә малай тыныч кына:
— Бер кешене үлемнән коткарасым бар... Әти белән әни ... Алар күктән төшмәделәр, шунда калдылар... Миңа унөч яшь... Бер документым да юк, — дип Гаделнең соравына җавап биреп тә куйды.
Камилә Гаделгә шелтәле караш ташлады. Уңайсызланган Гадел тамагын кырып, берничә тапкыр бармаклары белән кыска кара чәчләрен артка таба тарады.

***
Аза уянып күзен ачканда, эт баласы юк иде инде, куаклар арасыннан чыгып, тирә-якка күз салды. Йөри торгач, шәһәр читенә үк килеп чыккан икән. Биек йортларны күреп, бала шунда таба китте. Ничек тә кешеләр янына барырга иде. Азаның күңеле болгана, башы әйләнә... Күз аллары томаланган бала, каршына килгән сукыр ир-атны күреп, читкә таба каерды. Теге ир кулындагы таягы белән юл эзләп бара иде, баланың үзеннән качканын аңлап алгач, адымнарын тизләтте.
— Качма, кызым, мин сиңа тимим. Миңа юлны гына табып бир, — дип мескен тавыш белән дәште.
Мондый йомшак тавышны ишеткән бала тукталды, ир каршына атлады. Шулвакыт бик әче итеп сызгырган, кычкырган тавыш ишетелде:
— Милиция килә, качыгыз!
Сукыр ирнең таягын ташлап йөгереп китүен аптырап карап калган Аза янына еш-еш сулап озын буйлы, ябык бер малай килеп басты.
— Уф... Чаба-чаба хәл бетте... Әле ярый күреп калдым... Алып китә иде бит... Исемең ничек?
— Аза.
— Монда нишләп йөрисең?
— ...
— Аңлашылды... Ник син теләсә кемгә ышанасың? Алып китә иде бит үзеңне. Сукыр түгел ул...Сукыр булып кылана гына. Аның тырнагына эләксәң... Моннан соң миннән башка беркемгә ышанма. Танышыйк... Минем исемем Гоша. «Москва слезам не верит» киносын караганың бармы? Главный рольдә Алексей Баталов уйный. Гоша! Вот... мин дә аның кебек булачакмын... Сиңа ничә яшь?
— Белмим...
— Ха, үзенә ничә яшь икәнен белми...
— Эһе...
— Син нәрсә, үлеп барган кеше кебек торасың?.. У-у-у, синең монда пожар икән! Маңгаең ут кебек, бармакларны пешерә. Күңелең болганамы? Әйдә минем белән! Әйдә дим, ату үләсең хәзер!

Мөнирә Сафина 
Дәвамы бар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: