Алабуга нуры

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе иҗади конкурс игълан итте

Үз кулларың белән ясалган чыршы уенчыклары, бизәү әйберләре – бу безнең бәйгенең төп шарты!

Конкурста катнашучыларның барысына да үз фамилиясен, исемен, яшен, уенчык исемен, кулланылган техника һәм материалларны күрсәтергә кирәк, элемтә өчен телефон номерыгызны да язу мәҗбүри.
Эшләр 2020 елның 25 декабренә кадәр редакциядә (Төзүчеләр урамы, 16а) кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 29 декабрендә булачак. Төгәл вакыты турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.
Катнашучыларның чыршы уенчыклары безнең редакция чыршысын бизәячәк. Конкурс тәмамлангач, уенчыкны алып китәргә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: