Алабуга нуры

Өченче бала туган гаиләгән 1 миллион сум бирергә вәгъдә итәләр

Бу илдәге демографик хәлне яхшыртырга булышачак, диләр.

Өченче бала туган гаиләгә 1 миллион сум акча бирергә тәкъдим итәләр. Бу илдәге демографик хәлне яхшыртырга булышачак, ди «Әниләр советы» иҗтимагый оешмасы лидеры Татьяна Буцкая. 

«Әлбәттә, миллион сум барлык проблемаларны да хәл итмәячәк, әмма ул демографик проблеманы хәл итәргә булышачак. Ни өчен бездә зур гаилә булдырырга куркалар? Чөнки иртәге көнгә ышаныч юк. Эш юк, фатир юк, нинди дә булса перспективалар да юк. Хатын-кызлар бала табарга ир дә юк диләр. Ирләр исә гаилә кору өчен җаваплылыктан курка», — ди Буцкая. 

Агентлык әңгәмәдәшчесе ассызыклаганча, гаиләдә беренче яки өченче бала тугач, әти-әниләр өченчесен алып кайту турында да планлаштырырга тиеш. Шуңа да өченче балага тагын да зуррак ярдәм күрсәтү дөрес. Баш өсләрендә түбә булачак дип ышанып торсыннар өчен социаль торак бирелсен иде, дигән ул. Бу хакта Шәһри Казан URA.RU сайтына сылтама белән яза.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: