Алабуга нуры

Өченче балага 450 мең сум биреләчәк

Владимир Путин ике ел элек Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде. 

Күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирү турындагы федераль канун кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында. Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин ике ел элек Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде. Бу канун 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләргә кагыла. Социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга әлеге акчаны куллану өчен, Россия Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү таләп ителә. Эш инде бара. Үзгәрешләр якынча бер ай эчендә кертеләчәк, дип яза Шәһри Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: