Алабуга нуры

Олег Морозов тавыш бирүдә катнашты

Татарстан сенаторы илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

Олег Морозов фикеренчә, Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр якындагы унъеллыкларда илне тотып торачак каркаска әйләнергә тиеш. Бу үзгәрешләр масштаблы. 
Татарстан сенаторы әйтүенчә, Татарстан башкарган эшләрнең күбесе хәзерге Конституциягә һәм аның текстларына төзәтмәләргә күчкән.
Конституция 27 ел, үзгәрешләрсез диярлек яшәде, ләкин бернәрсәне дә үзгәртмәсәң, шул ук Конституция илебез үсешенә киртә булачак, дип саный Олег Морозов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: