Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Алабуга районы башлыгы кайбер ветераннарның өйләренә барды

Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунова һәм педагогия хезмәте ветераны Фрида Шакирова янына булды.

− Мине котлау өчен ничек вакыт таптыгыз? — дип гаҗәпләнде Лидия Илья кызы.
Район башлыгы аның сәламәтлеге белән кызыксынды, һәм алар чын күңелдән сөйләштеләр. Ветеран аның белән вакцинация темасына фикер алышты. Лидия Горбунова үзе, олы яшьтә булуына карамастан, күптән прививка ясаткан, һәм авырулар саны артуын борчылып күзәтә. 
Фрида Шакирова да район башлыгы килүгә шатланды. Ул да алабугалыларга билгеле шәхес: озак еллар укучыларга тарих укытты, шулай ук Алабуга тарихы буенча дәреслекнең автордашы. Фрида Шакирова укытып чыгарган укучыларының мәхәббәтен яулады, үзе аларның уңышына сөенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев