Алабуга нуры

Олы Шүрнәк авыл китапханәсе төбәкара акциягә кушылды

Мәктәп укучылары Муса Җәлил биографиясе һәм аның иҗаты белән танышты.

Олы Шүрнәк авыл китапханәсе «Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз » дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылды. Акциядә Олы Шүрнәк урта мәктәбе укучылары катнашты. Китапханәче Фәридә Данилова «Муса Җәлил — безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. 

Чарада балалар Советлар Союзы Герое Муса Җәлил биографиясе турында видеоролик карадылар. Камилла Соловьева, Денис Крутиков, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Хәйдәр кызы Галиева, китапханәче Фәридә Минир кызы Данилова шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: