Алабуга нуры

Паркларда ял итү яхшы, тик аларны саклый да белергә кирәк

Соңгы елларда алабугалыларга очрашу һәм ял итү урыннары булдыру өчен шактый күп эшләр башкарылды, шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге боларның барысына да бик сак карарга сорый.

Шәһәрдә актив ял итү өчен урыннар шактый. Аларның иң популярлары — «Чебурашка» паркы, «Гуляй-парк», Пионерлар паркы. «Чебурашка» паркы көннән-көн үзгәрә, яңара, анда эшләр тулы куәтенә бара. Ә бит әле күптән түгел генә бу территория ташландык хәлдә иде. Һәм менә, еллар узгач, парк яңа тормыш белән яши башлады.
Кичә алабугалыларның фикерен белү өчен, парклар буйлап йөреп кайттык. Паркка керү урынында аның исеме — «Чебурашка» дип язылган үзенчәлекле конструкция урнаштырылган. Берничә адымда гына — күрсәткечләр, алар буенча бераз алга таба узуга, тормыш кайнап торган кечкенә шәһәрчеккә эләгәсең. Үзәктә сәхнә урнашкан. Биредә буяу эшләре тәмамланып килә, алар белән Санкт-Петербург белгечләре шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, паркта кече архитектура формалары урнаштыруны шулай ук бу белгечләр башкарган. Алга таба барабыз. Күп санлы аттракционнарда балалар рәхәтләнеп күңел ача. Таулар, таганнар, трамплиннар һәм башка бик күп нәрсәләр — ни генә юк монда, биредә күңеленә якын шөгыльне теләсә нинди яшьтәге балалар табачак. Анна Семинихина, Алабугада яшәвенә карамастан, кызы белән бирегә беренче тапкыр килгән, бала белән ял паркына барыр өчен гел җай чыгып тормый икән.
«Монда бик шәп! Бирегә күптән түгел генә килдек, ә 10 яшьлек кызым инде үзенә күңел ачу чарасы тапты — торба рәвешендәге винтлы таучыкта, баулы аттракционнарда уйный башлады. Балаларның хәзер күңелле итеп вакыт уздырырлык урыннары бар. Ишегалдында бит әлләни уйнап булмый. "Гуляй-парк"та булдык, барысы да бик ошады. Пионерлар паркына да барып кайтырга ниятлибез, анда әле бер тапкыр да булганыбыз юк», — ди Анна Семинихина.
Әниләр генә түгел, әбиләр дә паркларга йөрүне ишегалды уеннарыннан өстен күрә.
«Мин оныкларым белән паркка атнага 2-3 тапкыр йөрим. Барысы да бик ошый. Элек булганнар белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Шунда ук күренә, үзгәрешләр бары тик яхшы якка. Минем төрле яшьтәге оныкларым бар, һәм һәрберсе биредә үзенә ошаган шөгыль таба. Балалар таучык, тарзанкалар һәм таганнардан бик канәгать», — дип кичерешләре белән уртаклаша Татьяна Микшина.
«Чебурашка» паркы, чыннан да, балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан урынына әйләнде.
Биредә ял итү һәм күңел ачу өчен берничә зона булдырылган. Һәрберсенең үз исеме бар: мәсәлән, «Дус булыйк», «Үз-үзеңне танып бел», «Үз мөмкинлекләреңне сынап кара», «Әйдә күңел ачарга», «Табигать турында кайгыртабыз» һәм башкалар. Сүз уңаеннан, әлеге мәйданчыкларны эзләп табу бик җиңел — аларның һәркайсы янында агач баганалар урнаштырылган, аларда рус һәм татар телләрендә язылган күрсәткечләр бар.
Шулай ук паркта яктырткычлар, эскәмияләр, бәдрәфләр, беседкалар, балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары урнаштырылган.
Хезмәткәрләр алабугалылар өчен яхшы ял итү урыны булдырырга тырышкан. Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары яңартылган «Чебурашка» паркында Яңа ел, Май чабу бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 
Шушы көннәрдә генә биредә автомат су сиптерү җайланмалары булган рулонлы газоннар җәйделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзүчеләр хәтта ял көннәрендә дә эшләүдән туктамый.
«Чебурашка» паркының күпсанлы юллары буйлап бара торгач, без шәһәрлеләрнең тагын бер яраткан урыны — «Гуляй-парк»ка килеп чыгабыз. Элеккеге мәйдан территориясен 2017 елның җәй башында төзекләндерә башладылар. Төзелеш эшләре Алабуганың «Көндәлекне төзекләндерү өчен 5 адым» моношәһәрдә яшәүчеләрнең яшәү тирәлеген төзекләндерү буенча федераль проектта катнашуы аркасында мөмкин булды. Парк үзенең рәсми исемен 2018 елның язында алды, ә аның тантаналы ачылышы шул ук елның июнендә узды. Монда, әниләр белән балалар ял иткән «Чебурашка»дан аермалы буларак, гадәттә яшьләр вакыт үткәрә. Берничәшәр кеше җыелып, җырлар тыңлый һәм җырлыйлар. Ләкин без килгән көнне биредә тормыш кайнап тора иде. Бала-чага, олысы-кечесе, шаярып көлә-көлә фонтанда коенды, гәрчә бу бик үк куркынычсыз булмаса да, моны балаларның әти-әниләренә дә истә тоту комачауламас иде.
Биредә өлкән яшьтәге алабугалылар да очрый. Безнең игътибарны бер пар җәлеп итте. Алар якындагы эскәмиядә икмәк валчыклары белән күгәрченнәрне ашатып утыра иде. Марина һәм Леонид Поспеловлар монда көн саен диярлек килә икән, әлбәттә, һава торышы мөмкинлек бирсә.
«Кошларны ашатабыз, табигатькә сокланабыз һәм тормыштан ләззәт алабыз. Моннан тыш, мин турникларда да шөгыльләнәм әле. Паркка елның теләсә кайсы вакытында йөрибез», — дип сөйләде Леонид Поспелов.
Шулай ук яңа төс алган тагын бер урын — Пионерлар паркы. Алдагы ике паркка караганда биредә тынычрак, вакыт туктап калган кебек иде. Киң ябалдашлы каеннар эскәмияләргә күләгә ташлаган. Халык күп түгел, бу аңлашыла да — эш көннәре. Кайбер урыннарда гына коляскалы әниләрне очратырга мөмкин иде. Без аларның берсе янына килдек. Коляскадагы сабый тыныч кына йоклаган вакытта, аның әнисе Альбина Кузнецова тәэсирләре белән уртаклашты.
«Парклар буйлап йөргәндә, аларның барысының да яңартылуына игътибар иттем. Бала белән йөрергә матур урыннар күп. Яхшы һава торышы булганда, паркка көн аралаш йөрибез. Кызым аның белән бергә таганда тирбәлгәнгә бик сөенә. Паркларда кояштан ышыкланырга мөмкинлек бирә торган күләгәле урыннар булуы ошый. Бик күп эскәмияләр бар, бу шулай ук куандыра», — диде ул.
Чыннан да, соңгы елларда алабугалыларга очрашу һәм ял итү урыннары булдыру өчен шактый күп эшләр башкарылды, шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге боларның барысына да бик сак карарга сорый. Тик кызганыч, шәһәрлеләр җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәми: автомат су сибү җайланмасы ватылган инде, газоннарда чүп-чар калдырыла, гәрчә чүп савытлары тулмаган булса да. Тагын бер бәла — тротуарлар һәм юллардан йөрисе урынга кешеләр газоннар буйлап йөри. 
«Безнең парклар барлык стандартларга туры килә, хәтта дөньякүләм стандартларга дияр идем. Балаларны да, өлкәннәрне дә газоннардан йөрмәскә өйрәтергә кирәк, бигрәк тә яңгырдан соң. Балалар үзләренең пычрактан йөрүен, аннары шул пычракны асфальтка алып чыгуын аңламый. 2-3 җаваплы кешене билгеләп, паркта көндәлек анимацион чаралар үткәрегез һәм балаларга мондый әйберләрне аңлатыгыз. Яшь ата-аналар да еш кына юлларын кыскартыр өчен газон өстеннән йөри. Бүгенге көндә чәчелгән газонның тамыр системасын формалаштыру бара, һәм аның буенча йөрсәк, биредә үлән үсмәячәк. Бөтен җиргә дә рулонлы газон җәеп булмый. Бу мәсьәләгә җитди каравыгызны сорыйм», — диде шәһәр планеркасында район җитәкчесе Рөстәм Нуриев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: