Алабуга нуры

Пенсия индексацияләнәчәк

1 февральдән эшләмәүче пенсионерларга пенсия түләүләрен 5,4 процентка арттырып исәпләячәкләр. Тиешле карарга Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган.

Аның белдерүенчә, пенсияләрне индексацияләү өчен, РФ Пенсия фонды бюджетында 230 миллиард сум акча каралган.

Аннан алдарак РФ вице-премьер Ольга Голодец хәбәр итүенчә, илдә уртача пенсия күләме быел 13 мең 620 сум тәшкил итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: