Алабуга нуры

Полиция хезмәткәрләре казанлыларның җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек киеп йөрүләрен тикшерде

Пандемия башланганнан бирле инде ярты елдан артык вакыт узды, әмма республикада чикләү чараларының бер өлеше әлегә кадәр гамәлдә булуын дәвам итә. Бүген полиция хезмәткәрләре янә шәһәр урамнарына чыкты һәм казанлыларның транспортта һәм кибеттә битлек режимын саклауларын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы репортажында.

Татарстан август аенда ук Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең өченче этабына күчте. Бу этапта кибетләрдә, җәмәгать транспортында һәм таксида саклагыч битлекләрне кию мәҗбүри булып кала.

Бүген Казанда полиция хезмәткәрләре Казан халкы һәм шәһәр кунакларының битлек киеп йөрүләрен тикшерде. Рейд Яңа Савин районында узды. Полицейскийлар автобус һәм кибетләргә кереп, пассажирларның барысы да битлек киюләрен тикшергән. 

Полиция хезмәткәрләре кергән беренче автобуста ук куркынычсызлык чараларын үтәмәгән кызны күргәннәр. Автобустан чыгу үтенечен ишеткәч, ул гаҗәпләнеп: «Нигә?»- дип сорау биргән.

Автобустан чыккач, полиция хезмәткәрләре кызга административ беркетмә төзи һәм аңа бер мең сумнан утыз мең сумга кадәр штраф янавы турында кисәтәләр.

«Ничә мең сумга кадәр?!» ,- дип аптырап кабат сорый әлеге кыз. 

Полиция хезмәткәрләре штраф күләме хокук бозуның кабатлануына бәйле дип аңлаттылар. Әгәр кеше җаваплылыкка берничә тапкыр тартылса, суд инде минималь штраф суммасы белән генә чикләнмәячәк. Әмма, кагыйдә буларак, кеше беренче тапкыр гади кисәтү белән генә котыла ала.

Полицейскийлар битлексез тагын бер кызны 15 нче номерлы маршрут автобусында күрделәр. Аның янына хезмәткәрләр килү белән, пассажир шундук кесәсеннән битлек чыгара. Полицейскийларның нигә битлек кимәдегез дигән соравына, кыз, югалып калып, «онытылган»,- дип җавап бирә. Әлеге пассажирга да беркетмә төзелә. 

Рейд вакытында полицейскийларга иягенә төшерелгән битлекле пассажирлар да очрый. Берәүләр, хокук саклаучыларны күргәч, битлекне дөрес кияргә ашыгалар, икенчеләре — тикшерүгә әллә ни әһәмият бирмиләр.

«Әгәр кешенең авыз өлеше генә капланган булса, без аңа кисәтү ясыйбыз һәм битлеген дөрес киюне сорыйбыз. Ләкин кемгәдер чыннан да битлектә сулыш алу авыр булганын аңлыйбыз, төрле хәлләр була», - дип сөйләде полиция хезмәткәре.

Җәмәгать транспортыннан тыш, полиция хезмәткәрләре шәһәр кибетләрен дә тикшергән. Сатып алучылар транспорт пассажирларыннан аңлырак булып чыккан — битлексез бер генә кешене дә хокук саклау органнары хезмәткәрләре күрмәгән.

Сүз уңаеннан, соңгы көннәрдә битлек кигән кешеләр саны артты — кайберәүләр аларны хәтта урамда да кияләр. Салкыннар килү белән, кешеләр коронавирустан гына түгел, гади респиратор авырулардан да курка башладылар.

«Мин җәмәгать транспортында даими йөрим. Әле берничә көн элек автобуста йөз кешенең сиксәне битлексез һәм нибары егермесенең киресенчә битлектә булганын күрдем. Хәзер вәзгыять тамырдан үзгәрде», — дип уртаклашты тукталышта торучы казанлы.

Нәтиҗәдә, бер сәгать эчендә полиция хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларга өч беркетмә төзегән, алты автобус пассажиры белән әңгәмә корылган.

Саклагыч битлек киеп йөрмәгәннәргә бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный. Битлек режимын бозган вазыйфаи затларга — 10 меңнән 50 меңгә кадәр, ә юридик затларга — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

Әгәр закон бозу кабатланса, республикада яшәүче кеше — 15 меңнән 50 меңгә кадәр, вазифаи зат — 300 меңнән ярты миллион сумга кадәр, юридик зат — миллион сумга кадәр штраф түләячәк.
Моннан тыш, республикада чит илләрдән кайтучы татарстанлылар белән хәлне контрольдә тоталар. Татарстанга очып киткәнче үк аларга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, анкета тутырырга, чит илдән әйләнеп кайткач, тестны ПЦР методы белән тапшырырга һәм нәтиҗәләрне порталда урнаштырырга кирәк. 

Тест әзерләнгән вакытта, чит илдән килгән кеше үзизоляцияләү режимын үтәргә тиеш. Бу таләпне бозган очракта, гражданин 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи зат, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына башкаручы затлар — 50 меңнән 150 меңгә кадәр , юридик затлар — 200 меңнән ярты миллион сумга кадәр штраф түләячәк, яки аларның эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: