Алабуга нуры

Путин Алабугада Aurus заводын эшләтеп җибәрүдә катнашачак

Заводта Aurus Senat премиум-класслы автомобильләр чыгарылачак.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Алабугада Aurus автозаводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашачак. Мондый мәгълүмат «Мәскәү. Кремль. Путин» «Россия 1» телеканалында булды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре катнашачак.
Aurus брендының автомобильләрен серияле җитештерүне оештыру проекты «Синергия» индустриаль паркында 17,5 мең кв.метр мәйданлы территориядә урнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: