Алабуга нуры

Путин: «Җиде яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләргә Яңа елга 5шәр мең сум түлибез»

Владимир Путин шундый карар кабул итте.

Россиядә җиде яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләргә 5шәр мең сум түләнәчәк. Бу турыда мәгълүматны дәүләт башлыгы йомгаклау матбугат конференциясенә хәбәр итте. 
«Без балаларыбызга зур булмаган, тыйнак кына бүләк ясарбыз дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бишәр мең сум түлибез. Җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләдә һәр балага», — диде Путин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: