Алабуга нуры

Путин укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә кирәклекне ассызыклады

Россия президенты Владимир Путин бүген укытучылар белән очрашты. 

Очрашуда мәгариф һәм тәрбия өлкәсенә караган күп кенә мөһим проблемалар күтәрелде.

Аерым алганда, Владимир Путин педагогларның хезмәт хакын камилләштерергә кирәк дип санавын җиткерде. «Иң элек, әлбәттә, хезмәт хакы системасын җайга салырга кирәк. 
Мин әлегә, хөкүмәт әгъзаларын куркытмас өчен, нечкәлекләргә тукталмыйм, әмма аерым планнар бар. Аларны гамәлгә ашырырга кирәк. Әлбәттә, бюджет мөмкинлекләреннән чыгып. Ләкин без моны алга таба да эшләячәкбез», — дип белдерде ул.
Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: