Алабуга нуры

РАЙОН ТАЛАНТЛАРГА БАЙ

Алабуга районы активистлары "Ирекле сәхнә-2017" ("Свободная сцена-2017") төбәк конкурсында җиңеп кайтты.

Олы Елово мәдәният йорты халык вокаль ансамбле "Надежда" җыр ансамбльләре арасында 1 урынны, "Вокал. Соло" номинациясендә Морттан Гөлфинә Гаффанова 2 урынны яулаган.

Танайка һәм Гари җирлекләреннән катнашучылар диплом алып кайткан.

Барлык катнашучылар да 14 майда булачак гала-концертка Яр Чаллы шәһәренә чакырылган. Шул көнне үк бүләкләү тантанасы булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: