Алабуга нуры

Районның авыл хезмәтчәннәре нәтиҗә ясады

Ел нәтиҗәләренең барлык күрсәткечләреннән күренеп торганча, агросәнәгать хезмәтчәннәре үткән елда бар көчләрен куеп эшләде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, мөгезле эре терлекләрнең баш санын 20 проценттан артыкка үстерергә мөмкин булды. 2016 елның 1 гыйнварына аларның саны 11871 тәшкил итте, шул исәптән - 4100 сыер. "Яңа Юраш" агрофирмасы терлекчеләре шактый уңышка иреште, анда мөгезле эре терлекләр 156 башка артты. "Якты үзән" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 24.

Сарыкларның баш саны 3053 кә җитте (алдагы елдагыга караганда 499 башка артык). Һәм бу крестьян-фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәсе.

Районда бүгенге көндә 251 баш ат бар, алдагы ел белән чагыштырганда, 15 башка артык.

2015 елда туган бозаулар саны - 5187, бу - алдагы елдагы күрсәткечтән 85 башка күбрәк. 100 баш сыерга исәпләгәндә, 95 баш. "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында (җитештерү буенча технолог Нина Талапина) бу күрсәткеч - 106, "Яшь көч" агрофирмасында (Надежда Минеева) - 102. Ел дәвамында башмак таналар хисабына шактый дәрәҗәдә (өчтән бере кадәр диярлек) төп көтүне яңарту мөмкин булды.

***

Районда үткән елда барлыгы 19592 тонна сөт җитештерелде. Алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бу 553 тоннага артык. Шунысы да игътибарга лаек, район авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән эшкәртүгә китерелгән барлык продукция югары сортлы дип бәяләнгән. Ит җитештерүгә килгәндә, ул 2 процентка арткан һәм барысы 2342 тонна тәшкил итә.

Бер сыердан исәпләгәндә, 5442 килограмм сөт алынган, алдагы елга караганда, 127 килограммга артык. Район буенча беренче урынны "Яшь көч" агрофирмасы алып тора, биредә бер сыердан ел буена уртача барлыгы 7171 килограмм сөт савып алынган (2014 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 160 килограммга күбрәк). "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында - 6308 килограмм (140 килограммга артык), "Якты үзән" җәмгыятендә - 6005 килограмм, алдагы ел күрсәткеченнән 40 килограммга күбрәк.

Савымчылар арасында берече урын "Яшь көч" агрофирмасыннан Гөлнур Сибгатуллинага бирелде. Аның төркемендәге һәр сыер елына, уртача алганда, - 7408 килограмм сөт бирә. Икенче урында - "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативыннан Роза Кандова , ул һәр сыердан елына уртача 7152 килограмм сөт савып ала.

Районда мөгезле эре терлек симертү буенча операторлар арасында Азат Хуҗин аеруча тырыш хезмәт күрсәтте. Ул үстергән терлекләрнең һәрберсе көнгә 927 граммга арткан.

***

Яңа башланган елның беренче көннәрендә дә сөт саву кимемәде, киресенчә, артты гына: уртача тәүлеклек тулай савымның күләме 49,2 тоннага җитте. Бу исә алдагы ел күрсәткечләренә караганда, 3,5 тоннага артык, дигән сүз. Бер сыердан исәпләгәндә, 13,6 килограмм сөт савып алына - 2014 елгы дәрәҗәдән 1 килограммга артыграк. "Яшь көч" агрофирмасы алда бара. Анда бер сыердан тәүлегенә 20,3 килограмм сөт савып алалар. Икенче урында - "Яңа Юраш" агрофирмасы (17,1 килограмм), өченчедә - "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативы (15,9).

Александр Косов ышандыруынча, терлекләрне кышлату уңышлы дәвам итә, малларның рационы өчен кирәкле азыкның һәммәсе бар һәм ул җитәрлек күләмдә.

Галина ВАДИМОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: