Алабуга нуры

Росавиация Татарстанның 20 рейсын субсидияләнүчеләр исемлегенә керткән

Татарстанлыларга регуляр авиарейсларга билетларташламалы бәядән сатылачак. 

Росавиация 2021 елда субсидияләнәчәк маршрутларны раслады. Бу исемлеккә «Казан» һәм «Бегишево» аэропортларыннан 17 авиамаршрут керде. Бу турыда ТР Миндортранс матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Ташламалы бәяләр буенча Казаннан Пермьга, Түбән Новгородка, Самарага, Барнаулга, Чиләбегә, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж һәм Ярославльгә барырга мөмкин. 
Россиянең башка төбәк авиакомпанияләре Казаннан Брянск һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә, шулай ук Түбән Камадан Ростов-на-Дону, Краснодар һәм Новосибирск шәһәрләренә рейслар булдырачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: