Алабуга нуры

Россия чаңгы юллары-2017

Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия чарасында 3 меңнән артык алабугалы катнашты.

Шәһәр спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары Танайка урманында үтте. Катнашучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов сәламләде, ул киләсе елда биредә модульле чаңгы базасы булдырылачагын әйтте. Җиңүчеләргә бүләкне дә ул тапшырды. Финишка беренчеләрдән булып Геннадий Бачков килде. Иң яшь чаңгычы 7 яшьлек Самира Абдуллина һәм иң өлкән яшьтәге 73 яшьлек Альберт Асханов махсус кубок һәм бүләкләргә лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: