Алабуга нуры

Рөстәм Миңнеханов Алабугада Ford Sollers өчен белгечләр әзерләү үзәге ачты

Бүген ТР Президенты үзенең эш сәфәре кысаларында Алабуга политехник көллиятендә булды. Биредә уку йорты базасында «Алабуга» МИЗ өчен белгечләр әзерләү ресурс үзәге ачылды.

Рөстәм Миңнехановны вице-премьер - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов озатып йөрде.

Бөтен республика буенча һөнәри белем бирү учреждениеләре составындагы мондый үзәкләр нибары бишәү генә. ТР Президенты сүзләренчә, киләчәк - уку йортлары һәм предприятиеләр белән тыгыз эшләүче шундый үзәкләрдә. Мондый укыту схемасы бизнеска кирәкле кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

«Биредә студентлар укытылып кына калмый, яңадан әзерләү дә гамәлдә - бу форма бик дөрес. Безнең партнер «Форд Соллерс» раславынча, биредә предприятиегә үзләренә кирәкле белгечләрне тиз арада әзерләргә мөмкинлек бирүче схема эшләнгән. Дөнья бик тиз үзгәрә, фәнни-техник алгарыш бер урында таптанмауны таләп итә, үзегез уйлап карагыз, хәзер үк күпме белгеч җитми, ә тагын 5-10 елдан аларның күпме кирәк булачагы билгесез. Мондый ресурс үзәкләрендә дөнья компанияләре белгечләре дә укытырга тиеш, чөнки «Алабуга» МИЗы - ул дөнья комплексы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.



Ул политехник көллиятнең студентларына аерым: "Сезнең потенциал бар, без сезгә өметләнәбез. Биредә мин максатка омтылышлы егетләрне күрәм, аларның яхшы белгечлек, белем һәм тәҗрибә аласылары килә. Сезгә бөтен җирдә иҗтыяҗ булыр дип ышанам. Минечә, без сезгә кармак тоттырдык, ә балыкны сез үзегез тотачаксыз", - диде.

Ресурс үзәген җәй дәвамында әзерләгәннәр, уку йортының бер бинасында ремонт ясалган, җиһазлар сатып алынган. Биредә кыска вакытлы курсларда «Алабуга» МИЗы өчен токарь, фрезерчы, йөк төягеч машина йөртүчеләр әзерләячәкләр. Бер елга 500гә кадәр белгеч әзерләү ниятләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 12:00
    Үкенечле ядкяр Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
    19
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:00
    ...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык! Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.
    18
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:00
    Бокс – ул яшәү рәвеше Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
    20
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:51
    Алабугалылар сорауларына җавап алды Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.
    19
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:42
    Әфганчылар көне 15 февральдә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел тулуына багышланган митинг булды. Әфган җирендә 9 ел эчендә 15 мең кеше һәлак булган.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:30
    Рак: ничек кисәтергә Дөньяда ел саен 10 миллион кешедә рак табыла. “Онкология” диагнозы көн саен 27 мең кешегә куела булып чыга, шуларның 1,5 меңе – россиялеләр. Алабуга районында бүген 1700 кеше онкологта исәптә тора. Ике ел эчендә әлеге коточкыч диагноз районның 300дән артык кешесенә куелган.
    20
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:09
    Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә.
    17
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 16 февраля 2018 в 08:42
    Әфганчылар көне 15 февральдә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел тулуына багышланган митинг булды. Әфган җирендә 9 ел эчендә 15 мең кеше һәлак булган.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:30
    Рак: ничек кисәтергә Дөньяда ел саен 10 миллион кешедә рак табыла. “Онкология” диагнозы көн саен 27 мең кешегә куела булып чыга, шуларның 1,5 меңе – россиялеләр. Алабуга районында бүген 1700 кеше онкологта исәптә тора. Ике ел эчендә әлеге коточкыч диагноз районның 300дән артык кешесенә куелган.
    20
    0
    0