Алабуга нуры

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы өлкәсенә цифрлы сервисларны максималь рәвештә кертергә өндәде

Яңа технологияләрне куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, хезмәт хакларының артуына китерә һәм яшьләрне тулырак җәлеп итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына яңа технологияләрне максималь рәвештә кертергә өндәде. Ул аны республика Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында әйтте.
Авыл хуҗалыгы производствосында яңа технологияләрне куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, хезмәт хакларының артуына китерә һәм яшьләрне тулырак җәлеп итә.
Резервлар бар, аларны кулланырга кирәк, дип саный Татарстан Президенты. Бу хакта реаль мисаллар сөйли: Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгында югары технологияле комплекс төзелгән, анда яшь хезмәткәрләрнең 70 проценты хезмәт куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: