Алабуга нуры

Рөстәм Миңнеханов Казанда атыш булган мәктәпкә килде

Җиде бала һәлак булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәбендә булган фаҗигага карата рәсми аңлатма бирде. Бу хакта «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, теракт вакытында 7 бала: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган. Алар барысы да 8 сыйныф укучылары. 16 кеше хастаханәдә. 

19 яшьлек террорчы тоткарланган. Аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: