Алабуга нуры

Рөстәм Миңнеханов: коронавируска каршы үзебезнең вакциналар нәтиҗәлелеген раслады

ТР Президенты прививка ясату кампаниясен нәтиҗәле уздыру буенча Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.

Бүгенге көндә татарстанлылар өчен коронавирустан үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган ике вакцина бар. Республикада халыкны вакцинацияләүнең ничек узуы турында шимбә киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан 124 меңнән артык татарстанлы прививка ясаткан, шуларның 50 меңе — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
«Иң беренче чиратта бу категория белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә өлкән буын кешеләр коронавирус инфекциясенә бирешә. Кызганычка каршы, аларның чирләре күпкә авыррак уза», — диде республика Президенты.

Татарстан Республикасында барлыгы 153 прививка пункты эшли, шул исәптән 50 мобиль — ФАП базасында, сәүдә үзәкләре, эре предприятиеләр һәм күчмә медицина комплекслары базасында. Вакцинациягә дәүләт хезмәтләре порталы, бердәм 122 номер, медицина учреждениеләре call-үзәкләре һәм КФҮ аша язылырга мөмкин.
«Башка төбәкләрдә нинди формалар барлыгын, бу эшне ничек нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкин икәнлеген карарга кирәк», — дип йөкләде Президент.
Ул шулай ук халыкка вакцинация һәм процедураны ничек һәм кайда узарга мөмкин булуы турында актив мәгълүмат бирергә өндәде.

«Кешеләрне көч белән мәҗбүр итәргә кирәкми, без аларны ышандырырга, сөйләргә, күрсәтергә тиеш. Республикада 120 меңнән артык кеше вакцинация узды, дип рәсми рәвештә әйтә алам. Әлегә бернинди проблема да юк. Илебез вакциналары үзләрен бик лаеклы күрсәттеләр», — дип китерә Президентның сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: