Алабуга нуры

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер

Исәпкә алучылар эше өчен тиешле материаллар, шул исәптән цифрлы форматта да әзерләнгән.

Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Идел буе федераль округында урнашкан территориаль органнары җитәкчеләре Советы утырышында хәбәр итте.

"Планда каралган барлык эшләр башкарылган, 613,8 мең йорт яки 2 млн.тирәсе бина кертелгән оештыру планы әзерләнгән. 7128 исәп-хисап участогы, 1185 исәпкә алу участогы формалаштырылган. Гражданнарны исәпкә алу өчен үз торакларыннан читтә тагын 1187 стационар участок булдырылды«,- дип сөйләде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.

Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктларында хуҗалыклар җанисәпкә тулысынча әзерләнгән. Ул исәпкә алучылар эше өчен тиешле материаллар, шул исәптән цифрлы форматта да әзерләнгән, дип өстәде.

«Әлеге масштаблы чараны уздыру өчен хакимиятнең барлык структуралары һәм оешмаларының эш-гамәлләре килештерелгән. Халык санын алуга беренче тапкыр волонтерлар җәлеп ителәчәк», — дип билгеләп үтте докладчы. 

Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары үзгәртелгән. «Ышанам ки, ул югары оештыру дәрәҗәсендә заманча технологияләр кулланып узачак», — дип тәмамлады ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: