Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларга бүләкләр тапшырды

Бүген эшлекле киңәшмә барышында бүләкләү тантанасы узды.

Алабуга районы башлыгының Мактау грамотасы «Үзәк район хастаханәсе» халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Марина Мелиховага тапшырылды. 

«Марина Николаевна — безнең иң әзерлекле сәламәтлек саклау белгечләренең берсе. Медицина өлкәсендә ул 42 ел эшли инде», — диде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, бүләкне тапшырганда. 

Шулай ук Диплом 26нчы «Семицветик» балалар бакчасы укытучы-дефектологы Мария Ишкинага тапшырылды. Ул Татарстан Республикасының иң яхшы тәрбиячеләре бишлегенә керде һәм «Ел тәрбиячесе −2021» конкурсы лауреаты булды.

Шулай ук лаеклы бүләкне Алабуга муниципаль районының 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Альбина Хәбибуллина да алды. Ул «Педагогик дебют» номинациясендә Татарстан Республикасының иң яхшы педагоглары бишлегенә керде һәм «Ел укытучысы — 2021» конкурсы лауреаты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев