Алабуга нуры

«СалаваTik»лар белән бергә җырчы Лэйна да җырлап бии

YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты.

Татар халык сүзләренә язылган «Без биибез» җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Башка видеолардан аермалы буларак, клипта «СалаваTik»лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.
«Проектка җырчыларны җәлеп итү беренче генә түгел. Татар халык җыры «Кәрия-Зәкәрия» җырын башкаруда Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашкан иде. «Без биибез» җырына кайсы җырчыны чакырырбыз икән?» — дип уйлаганда, «СалаваTik»лар үзләре Лэйнаны тәкъдим итте. Без каршы килмәдек. Димәк, балаларга аның җырлавы ошый. Лэйна да берсүзсез риза булды. Башта тавыш яздырдык, ә соңыннан инде студиядә видеога төшерү эшләре башланды. Видеодан күрерсез, Лэйна да, "СалаваTik"лар кебек үк, кигурумидан. Нәни "СалаваTik"лар кумирлары белән дуслаштылар, истәлеккә фотога да төштеләр. Бу сезонда барлыгы 16 җыр яздырдык. Башка җырчылар белән дә җырлар чыгачак. Безне күзәтеп барыгыз«, — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
Лэйна билгеләп үткәнчә, ул төрле проектларга, концертларга чакыруларны бик теләп кабул итә, бу проектка да теләп ризалашкан. "Онытыла барган татар җырларын кызыклы формада башкарып, сез татар теленә кызыксыну уятасыз. Балалар шул җырларны өйрәнә, ә олыларны яшьлекләрен искә төшерергә мәҗбүр итә",— ди җырчы Лэйна.
Зилә Хөснетдинова әйтүенчә, хәзерге вакытта алар хәйрия концертына әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: