Алабуга нуры

Салым бурычлары

1 миллион сумнан артык - Танайка авыл җирлегендә милек салымнары буенча октябрь башына шуның кадәр әҗәт җыелган.

Түләмәүчеләрнең төп өлеше биредә яшәми. Бурычлылар белән эшләү өчен төркемгә территориаль җәмәгать үзидарәсе дә җәлеп ителгән. Җир салымнарына килгәндә, аның 90 проценты күп балалы гаиләләрнеке. Җирлек башлыгы Петр Макаров сүзләренә караганда, алар да монда торучылар түгел.
Башкарма комитет тарафыннан Танайка авыл җирлегенең 35 әҗәт иясенә карата, бурычларны кайтартуда ярдәм сорап, суд приставлары бүлеге һәм салым инспекциясенә язма мөрәҗәгать җибәрелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!