Алабуга нуры

Саратов егете әнисенә «Уйламаган көнем юк» китабын алу өчен Казанга килде

Әнисе дә, егет үзе дә китап турында Инстаграмнан белгән.

Саратов егете Реналь Иксанов әнисенә Нәбирә Гыйматдинованың китабын алу өчен Казанга «Татмедиа» бинасындагы әдәби кафега килде.

«Инстаграмда бу китап турында пост күрдем. Аны шулай ук дусларым, әнием дә күргән. Минем әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул татар китапларын яратып укый. Нәбирә Гыйматдинованың шушы китабын алып кайтуымны сорады», — диде Реналь.
Реналь «Идел» яшьләр үзәгенә "Татар яшьләре лидер мәктәбе«ндә катнашкан. Китапны алу өчен ул әдәби кафега килде. «Уйламаган көнем юк» китабы белән ул балалар өчен берничә китап та сатып алды.

Моңа кадәр без «Казан утлары» журналының кесә форматында татарча китаплар чыгара башлавы турында язган идек. Формат кесәгә сыярлык итеп ясалган. Китап тышындагы QR-код буенча укучы социаль челтәрләрдә китап турында фикер алышуга күчә алачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: