Алабуга нуры

Сентябрьдә берничә магнит давылы көтелә

Иң көчлесе 6 сентябрьдә булачак.

Бу көнне гипертоникларда сәламәтлек белән проблемалар барлыкка килүе ихтимал.

10 сентябрьдә эмоциональ халәткә игътибар итәргә кирәк. Бу көнне аздан гына ярсып китәргә, ачу килергә мөмкин.

13 сентябрьдә йокысызлык, арыганлык, баш авырту күзәтелергә мөмкин.

16 сентябрьдә магнит давыллары кичке вакытта көтелә, артериаль кан басымына игътибар итәргә кирәк.

22 сентябрьдә йокыга бәйле проблемалар булуы, апатия, ярсучанлык, баш авырту барлыкка килү ихтималы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: