Алабуга нуры

Шәһәр планеркасында «Волчицы» хоккей командасын бүләкләделәр

Уенның финалы 2021 елның 6 мартында Казанда үтте.

Бүген шәһәр планеркасында бүләкләү тантанасы узды. 2007-2009 елларда туган кызлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге кубогы һәм җиңүчесе дипломы белән «Волчицы» хоккей командасын бүләкләделәр.

Бүләкне Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды. Команданың капитаны Екатерина Команова, тренер — Алексей Куклин.

Уенның финалы 2021 елның 6 мартында Казанда узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: