Алабуга нуры

Синоптиклар һава торышының начарлануы турында кисәтә

Боз һәм көчле яңгырлар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

26 июльдә көндез һәм кич республикада һава торышы сизелерлек начарланачак. Татарстан территориясендә урыны белән яшен, җил тизлегенең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә. Республиканың кайбер районнарында көчле яңгырлар һәм боз яварга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: