Алабуга нуры

Синоптиклар көчле яңгыр, боз һәм көчле җил турында кисәтә

Һава температурасы +30 көтелә.

Татарстанда якын арада һава торышы начарланыр дип көтелә: республикада яшенле һәм көчле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз явачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда кисәтә.

Һава температурасы төнлә +15..+20 градус булачак. Иртәгә көндез +30 градуска кадәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: