Алабуга нуры

Синоптиклар: Татарстанда һава торышы бозыла

18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин.

Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар.

17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, иртгә иртән, көндез һәм кич регионда көчле яңгырлар көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: