Алабуга нуры

Соңгы тәүлектә 2 алабугалы COVID-19 йоктырган

Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 16, Түбән Камада — 3, Алабугада — 2, Актаныш, Зәй, Кайбыч районнарында берешәр кеше яңа вирус йоктырган.
1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 474 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 216 кеше савыккан.
546 139 кешегә прививка ясалган. Шулардан 382 697 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: